поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
13.02.2011 Экология

“Мин ашатмасам, кем ашатыр?”

Узган җәйдә каурый тунлылар моңарчы күрелмәгән корылык, эссегә түзсә, быелгы кышта аларны азык кытлыгы сыный. Күпләп яуган кар өемнәре астында калган азыкка канатлылар томшыгы белән генә үтеп керерлек түгел. Шул сәбәпле урман санитарлары да, азык юллап, кешеләр яшәгән урыннарга елыша, җан асрау өчен көрәшеп, чүплекләрдә казына. Үз вакытында түгелмәгән калдыкларны туздырган өчен аларны һич кенә дә гаепләп булмый. Үзләре сер бирмәскә тырышып бөтерелеп очалар да, агач ботагына кунып чыркылдашалар, адәм балаларының игелекле гамәлләренә, мәрхәмәтенә өметләнәләр.

Ә кешеләр хәтта аларга игътибар да итми үтеп китәләр, һәркемнең үз проблемасы. Күпләребез үзебездән артканны да тизрәк чүп савытына ыргыта, канатлы дусларны махсус ашату хакында сөйлисе дә юк. Ә бит шул калдыкларны кош авызына керерлек итеп, пластмасс шешәләрдән ясалган җимлекләргә дә куярга була. Бик сирәкләрнең генә кошларда гаме бар хәзер. Ярдәмгә мохтаҗ бу җан ияләрен күпчелек үзләре дә шул хәлдә яшәгәннәр тирәнтен аңлый. Ә муллыкта кинәнүчеләрнең күбесе андый эшләр белән вакланып тормый. Канатлы дусларыбыз хакында күпләр белән әңгәмә корганнан соң бу сүзләрне аяк терәп әйтеп була, чыннан да, бүгенге кешеләр арасында, гомумән алганда, канатлыларны кайгыртучылар сирәк. Аеруча шәһәр мәктәпләрендә балаларда кошларга карата игътибарлылык тәрбияләү җитеп бетми. Кош җанлы булганнар фикеренә колак салып, алар кылган изге гамәлләрне без дә үзебезгә үрнәк итеп алыйк. Сәлимә апа әйткәнчә, үз-үзебездән “мин ашатмасам, кем ашатыр?” дип сорыйк.

 

Түбән Камадан табибә Гөлназ ГЫЙЛЬФАНОВА:

 

– Элегрәк аш бүлмәсендәге ачыла торган тәрәзә алдына калган ризыкларны салырга дип калайдан махсус җимлек ясап куйгач, безгә дә, кошларга да бик уңайлы иде, ярмаларны да үрелеп кенә куя идек. Кошлар байтак вакыт шулай кинәнде. Еш кына тәрәзә каршына пар күгәрченнәр дә килеп утыра, балалар шуларны күзәтеп куана иде. Бервакыт аскы катта яшәүче күршебез тәрәзәсе пычранудан зарланып, башка анда ризык салмаска кушты. Туктадык, күрше хакы да бар, бозылышырга ярамый. Инде бер елдан артык вакыт узса да, кошлар гадәт буенча җимлек урынына киләләр дә тәрәзәдән безне күзәтәләр, жәллим шуларны. Хәзер калдыкларны җыеп, урамга чыгарып бирәм, әмма һәрчак 7 нче каттан төшеп йөрергә вакыт та җитеп бетми, тәрәзәне ачып салу уңайлы иде.

 

Чаллыдан Сәлимә НӘҖИПОВА:

 

– Мөмкинлегем булмыйча кошларга ашарга бирмәгән көнне үземне гаепле кеше кебек хис итәм. Алар ярдәмгә мохтаҗ җан ияләре, төнлә уянгач та ул мескеннәргә дога кылам. Кошлар үзләрен туйдырган кешеләрне әллә кайдан таныйлар.

 

Кышын кошлар аеруча кызганыч, итекләре дә юк бит. Аларны ашату – сәдака бирү, Аллаһка якынаю ул, бу кечкенә изгелек тә зур бәла-казаларны куа. Савап өчен кошларны бөтен кеше дә ашатырга тиеш. Тик менә ярмалар кыйммәтләнде. Әмма бу кошларны ашатмаска сәбәп түгел. Аллаһы Тәгалә аларны үзе дә тукландырыр иде, әмма Ул кешеләрнең җан ияләренә игелек эшләвен, шул юл белән үзләрен чистартуын тели. Һәрберебез көн саен бер йотарлык кына ризык бирсәк тә, аларның күпме рәхмәтенә ирешер идек. Кайберәүләр бозылган сөяк, күгәреп беткән ризык калдыклары ташлый, ач кошлар аларны ашап үләргә мөмкин. Бу хакта да онытмасак иде. Үз-үзебезгә “мин ашатмасам, кем ашатыр”, дип сорау бирик тә, кошларны ашатуны гадәткә кертик. Ул игелек үзебезгә әйләнеп кайта, сынап карагыз.

 

Камал театры артисты Фәнис ҖИҺАНША:

 

– Кошларны онытмыйбыз, ел саен улларым белән җимлек ясыйбыз. Алар бу эшне бик теләп башкара. Улым Габдулла тәрәзә каршындагы агачларга да җимлекләр элде. Атна саен Арча районының Курса Почмак авылына кайтабыз, балалар анда да кошларга азык калдырып китәләр.

 

Казаннан Фәния ҖӘЛӘЛИЕВА:

 

– Кошларны ашату зур савап, ул безнең дәрәҗәбезне күтәрә. Аларга ризыкны “бисмилла” әйтеп чәчәбез икән, тагын да саваплырак. Бер изге эш ун изге эшкә тиң. Мохтаҗ җан ияләренә үзеңнән өлеш чыгару малны чистарту була.

 

Казаннан кафе хуҗасы Фәйрүзә ХӘСӘНОВА:

 

– Быел кошларның күпләп үлүе трагедия, ул кешеләр өчен файдага түгел. Бу хәл безне сагайтырга тиеш. Экология бик начар хәзер, кешеләрнең җавапсызлыгы да көчле. Табигатьне үзебез үк пычратабыз, сакламыйбыз. Моннан кошлар да күп зыян күрә.

 

Калган ризыкларны кошларга чыгарам, песием дә бар. Килгәч, оныкларым да ризыкны тимерчыбыкка тезеп, агачка элеп куялар. Ә кафеда калган азык шактый җыела. Бәрәңге кабыкларын бер куян асраучы килеп алып китә, калган калдыкларны кафе артындагы савытларга салып, кошлар өчен чыгарабыз. Күбрәк чыпчык, күгәрчен, каргалар җыела. Һәрберебез кошларга аз гына булса да өлеш чыгарсак, алар ачлыкны җиңелрәк уздырыр иде.


Рәшидә АХМИРОВА
Ирек мәйданы
№ | 11.02.2011
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»