|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.10.2022 Шоу-бизнес
Элвин Грей Казанда мобилизацияләнгән егетләр белән очрашты (ВИДЕО)Танылган җырчы Элвин Грей (Радик Юльякшин) Казанның өйрәнү үзәгендә җыелу пунктында мобилизацияләнгән ир-атлар белән очрашты. Очрашудан видеоны Башкортстан Калтасы районыннан хәрби Иван Воробьев куйган, дип яза Татар-информ. «Бүген Элвин Грей буларак танылган якташым Радикны Казанның өйрәнү үзәгендә мобилизацияләнгәннәр белән очрашуда күрүем көтелмәгән хәл булды. Фотога төштек, җырладык», - дип язган запастан чакырылган хәрби.
Фотоларда артист җыелу пунктында мобилизацияләнгәннәр белән бергә солдат палаткасында чәй эчә, гитарага кушылып җырлый.
--- |
Иң күп укылган
|