|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.10.2022 Киңәш-табыш
Агулы гөмбә файдалымы?Россиядә-яңа мавыгу барлыкка килгән. Социаль челтәрләрдә чебен гөмбәсе агулы түгел, ә "дөрес" әзерләгәндә сәламәтлеккә файда да китерә дигән фикер таралган. Әлеге гөмбәне пропагандалаучылар буыннарны һәм тире авыруларын дәвалану өчен яхшы дип белдерә. Әйткәндәй, "микродозинг" аеруча алга киткән, ягъни гөмбәнең эшләпләрен киптерәләр, порошокка әйләнгәнче изәләр, аны капсулаларга салып, төрле авырулардан кабул ителүче дарулар җитештерүдә файдаланалар.
Әмма шуны истән чыгарырга ярамый: кызыл чебен гөмбәсе - агулы психоактив гөмбә. Аны куллану җитди агулануга, бөтен мускул аппаратының, аеруча йөрәк мускулларының артык киеренкелегенә китерергә мөмкин. Дозаны арттырганда көзән булуы, үпкә шешүе, сулыш авырлашуы, комага китү- үлем куркынычы янавы ихтимал.Шуңа күрә үзегезне, сәламәтлегегезне саклагыз. Агулы гөмбәләрне кулланмагыз!
Автор:Ильфира Нигматуллина
Фото: Фрипик.ру
--- |
Иң күп укылган
|