|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.10.2022 Фаҗига
Депутат Айрат Хәйруллин һәлак булган вертолет пилотына хөкем карары чыктыТатарстан Лаеш районы суды Айрат Хәйруллин һәлак булган вертолет пилоты Җәүдәт Сөләймановка карата хөкем карары чыгарган. Аны һава транспорты хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуда гаеплиләр. Гаепләнүче Җәүдәт Сөләйманов Айрат Хәйруллин гаиләсе алдында гафу үтенгән. Судта чыгыш ясап, фаҗигане булдырмас өчен барлык кирәкле чараларны үтәргә тырышуын әйткән.
Фикер алышу вакытында прокуратура Җәүдәт Сөләймановка карата колониядә бер елга хөкем ителүне сораган иде.
Лаеш районы суды Җәүдәт Сөләймановны ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте.
Фото: Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|