поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.10.2022 Шоу-бизнес

Альбина Апанаева: "Җиңәргә дип бардым!" (ФОТО)

Җырчы Альбина Апанаева “Миссис Россия International 2022” бәйгесендә катнашып җиңү белән кайтты. Ул “Гранд Миссис Россия International 2022” исеменә лаек булды һәм “Сәләт” номинациясендә җиңү яулады.

“Моңа кадәр “Мисс Татарстан 2022” бәйгесендә “Иҗат” номинациясендә җиңү яулаган идем. Шуннан соң мине Ростовка чакырдылар. Башта барыргамы, юкмы дип тә уйлаган идем. Нәтиҗәдә Татарстан данын яклап кайтырга кирәк дигән фикергә килдем. Безне шәһәр үзәгендәге затлы кунакханәгә урнаштырдылар. Танышу кичендә “Чын дустым”, финалда “Бөркет” җырларын башкардым. Миннән кала Северодвинск шәһәреннән тагын бер җырчы кыз бар иде”, - ди Альбина.
 
Аның әйтүенчә, бәйгедәге көндәшләрнең барысы да көчле һәм җиңүгә лаеклы булган. “Ләкин мин җиңәргә дип бардым һәм җиңүемә ышандым! Хәзер инде мине Грузиядә узачак бәйгегә Россия данын якларга чакыралар. Менә анысы турында уйлыйсы бар. Бәлки барырмын да”, - ди җырчы.
 
“Миссис Россия International 2022” конкурсының 10 еллык тарихы бар. Ул Ростов шәһәрендә үткәрелә. Финал өлеше исә 10-15 октябрь көннәрендә булган. Анда 8 шәһәрдән 11 гүзәл зат катнашкан. Алар гаилә кыйммәтләре, игелекле гамәлләр, кызыксынулар, һөнәргә мәхәббәт турында сөйләгән, бар булган осталыкларын күрсәткән. 
 
Финалның бер көне милли рухта узган, ягъни катнашучы кызлар милли киемнәр, үз халыкларының милли ашларын тәкъдим иткән. Әйтик, Яшел Үзән кызы Ольга Елизарова бишбармак, Казан кызы Эльмира Грабалина чәк-чәк, Лениногорск кызы Альмина Гафарова пылау пешергән. 
 
 
Альбина Апанаева исә әбисе рецепты буенча манты белән кош теле пешергән. “Бәйгенең бу өлешендә милли мохит тудырырга теләдем. Мәскәүдә яшәүче татарларга аерым рәхмәтемне җиткерергә телим, чөнки бу ризыкларны ничә көн алдан үзең белән алып килү мөмкин түгел. Алар булышты, шунда пешердек. Ун төрле үләннән хуш исле чәй, аның янына җиләк кайнатмасы белән бал да әзерләдем. Жюри әгъзалары милли ризыкларны авыз иткәндә, халкыбызның “Ай, былбылым” җырын башкардым”, - ди Альбина.
 
“Миссис Россия International 2022” бәйгесендә җиңгән Альбина Апанаевага кул белән ясалган таҗ, ювелир эшләнмәләр, косметика һәм күп санлы сертификатлар бүләк иткәннәр. Альбинаны чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә яңа үрләр телибез!
 
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 18.10.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»