|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.10.2022 Мәдәният
Бүген Лидия Әхмәтова 60 яшьлек юбилеен билгели (ТАРИХИ ФОТОЛАР)Бүген – 17 октябрьдә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы, профессор Лидия ханым Әхмәтованың туган көне. Л.А. Әхмәтова 1962 елның 17 октябрендә Татарстанның Кайбыч районы Янсурино авылында туа. Казан дәүләт консерваториясен (1985-1992, Ә.Г. Заһидуллина классы) һәм аспирантурасын (1992-1994), Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясен (2010) тәмамлый. 1992 елдан Казан дәүләт гуманитар педагогия университетында укытучы; В.Э.Деринг җитәкчелегендәге ТР кинематографиясе дәүләт оркестры (1990-31.12.2010) һәм Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе опера һәм камера музыкасы бүлеге (01.01.2012-12.08.2012) солисткасы; Филармониянең музыкаль-әдәби лекториясе (13.08.2012-31.12.2013) сәнгать җитәкчесе һәм солисткасы (01.07.2011-01.01.2012); Филармония джаз-оркестрының сәнгать җитәкчесе (01.01.2014-01.07.2016). 2016 елдан бүгенге көнгә кадәр Филармония джаз-оркестрының директоры булып эшли. Композитор Зиннур Гыйбадуллин һәм җырчы Рәшит Сөләйманов белән Лидия Әхмәтова (уңнан беренче) Казан музыка училищесында укыган чагында Лидия Әхмәтова, баянда – Зиннур Гыйбадуллин Бертөркем сәнгать әһелләре композитор Алмаз Монасыйпов янында Сулдан уңга: Әлфия Афзалова, Илһам Шакиров, Лидия Әхмәтова, Тәлгать Әхмәтов Лидия Әхмәтованың юбилей кичәсеннән соң. Уңнан сулга: Зөлфия Шакирова, Илһам Шакиров, Лидия Әхмәтова, Нурия ханым (Сургуттан), Рөстәм Әхмәтов. 1993 ел Композитор Ганс Сәйфуллин оештырган «Җыен» концертларында катнашучылар Сулдан уңга: Георгий Ибушев, Лидия Әхмәтова, Әлфия Айдарская, Илдар Әхмәтов. Сара Садыйкова музее. Сулдан уңга: Рөстәм Әхмәтов, Лидия Әхмәтова, Исхакхан, Асаф Вәлиев. 1996 Эстрада-симфоник оркестрының балалар өчен әзерләнгән концертыннан соң. Сулдан уңга: Лидия Әхмәтова, Илһам Шакиров, Искәндәр Биктаһиров. 2011 ел Дирижер Виктор Дерингны 80 яшьлек юбилее белән тәбрикләү мизгелләре. 2006 ел Филармониянең әдәби-музыкаль лекторий бүлеге артистлары. Сәнгать җитәкчесе – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Лидия Әхмәтова. 2011 ел Лидия Әхмәтова җитәкчелегендәге «Сәлам» фольклор ансамбле. 2007 ел Джейми Дэвис (АКШ) катнашында Филармония джаз оркестры концертыннан соң. 2015 ел I Халыкара «Джазлы Казан» фестиваленнән соң. 2014 ел Лидия Әхмәтова, Зилә Сөнгатуллина, Римма Ибраһимова. Г.Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган тантаналы концерттан соң. Казан-Экспо залы. 2019 ел ТР Филармония джаз оркестрының зур татар концерты. Проектның җитәкчесе – Лидия Әхмәтова. 2017 ел «Филармониада» халыкара музыка фестивале концертыннан соң. 2020 ел
--- |
Иң күп укылган
|