поиск новостей
  • 12.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.02 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 13.02 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 12 Февраль
  • Шаһинур Мостафин (1948-2020) - язучы
  • Рафаил Хәкимов - дәүләт эшлеклесе
  • Галия Измайлова (1923-2010) - балет биючесе
  • Рамилә Сәхабетдинова - журналист
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
Архив
 
11.02.2011 Юмор

Кышкы интервью

Сатирик хикәя

Ауропадан Казанга килгән журналист Дэвид Казан каласын кар басканны кунакханә тәрәзәсеннән "ничарадан бичара" кыяфәтендә боегып күзәтеп торды.

 

Казан турында беренчеләрдән булып журнал битләрендә дәвамлы мәкаләләр, интервьюлар әзерләргә хыялланган иде ул. Юллардагы бөкеләр, урамдагы көртләр аны кунакханә әсире итеп тотты, шул сәбәпле ул телефон аша гына хакимият тарафлары белән элемтәгә керә алды. Ирекле журналист булганга күрә, аңа һәрбер инстанциядә саклык һәм ваемсызлык белән карадылар. Җитәк­челәр­нең чакыруы буенча түгел, үзе килгән бит ул. Президент аппаратыннан Министрлар Кабинетына, аннан Мәдәният минис­трлыгына, аннары шәһәр хакимиятенә этеп-төртеп йөрткәннән соң, аның белән очрашырга күптән түгел эшли башлаган Имкин фамилияле бер "урта кул" чиновникны тәкъдим иттеләр.

 

"Чит ил журналистына интервью биргәндә авызыңны чамалабрак ачарга кирәк икәнне син үзең дә аңлыйсыңдыр, – диделәр аңа. – Әңгәмә вакытында сүзне гел толерантлык ягына каер, чөнки бүгенге Татарстанның иң зур казанышы – толерантлык."

 

Чит ил журналисты кар ерып, туңып йөрмәсен өчен, аны кабинетка чакырмыйча, интервьюны ул тукталган кунакханәдә бирергә булдылар.

 

Служебный машинасын кеше йөри торган тротуардагы кар өеменә терәп куеп калдырганнан соң, кунакханә ишеген ачканда, бигрәкләр дә демократик һәм толерант илдә яшибез – журналистның каршына үзебез барабыз, дигән горурлык хисләре кичерде Имкин.

 

Исәнләшү-күрешү, гадәти төче сүзләр, әле Казанны, әле Казанга килгән журналистның туган илен купшы сүзләр белән телгә алганнан соң, сай гына чынаякларга салынган салкынча чәйне йота-йота әңгәмәгә керештеләр.

 

Инглизчә, французча, немецча, урысча да белә торган 35-40 яшьләрдәге Дэвид тиздән Универсиада узачак төбәкнең төп телен өйрәнүне дә үзенең бурычы дип санаган һәм ул татарча Татар конгрессы җитәкчесенә караганда да яхшырак сөйләшергә өйрәнгән икән.

 

Татарстанның әле кырыкка җит­мәгән чиновнигы Имкин бер телдә дә рәтләп сөйләшә белмәүче кавемнән иде. Әңгәмә Дэвид тарафыннан татар телендә башлангач, үзен татар дип санаучы сары кашлы, мукшы чырайлы татар чиновнигы каушанкырабрак калды. Интервью башлангач, ул шулай да тиз генә үзен кулга алды, чөнки җаваплылык көчле иде.

 

– Казан кар астында кала бит инде... – дип башлады Дэвид беренче соравын. – Сезнең җитәкчеләр моны аномаль күренеш дип аңлаталар. Имеш, быелгы кадәр кар яуганны хәтта тарихчылар да хәтерләми. Мәсәлән, Канадада мондагыдан да күбрәк кар ява, әмма анда шәһәрләр сездәге кебек карга күмелми.

 

– Бездә толерантлык бик көчле, – дип башлады җавабын Казан чиновнигы. – Бездә чиркәүләр, мәчетләр, синагогалар эшли. Шуңа күрә бездә халык, менә шушындый табигый стихияләр башлангач, бөтен эшләрен ташлап, кайсы мәчеткә, кайсы чиркәүгә, кайсы синагогага Ходайдан мәрхәмәт сорарга һәм һава торышын уңайлауны үтенергә ашыга. Юлларның чистартылмавы, ишегалларына кереп булмавы, машина бөкеләренең чакрымнарга сузылулары фәкать шуның белән аңлатыла. – Үзенең шулхәтле оста алдавына үзе дә шаккатып, ул кызулык белән өстәп куйды: – Гыйбадәтханәләрне күпләп төзегәннән соң, халык дингә бик нык кереп батты, без моңа хәтта бераз борчылабыз да, алай ук кирәк түгел иде.

 

Дэвид көлемсерәп куйды.

 

– Машина йөртүчеләр дә, җәяү­леләр дә шәһәр хакимиятен гаеплиләр, – диде ул, сынаулы караш белән Имкинга текәлеп.

 

– Без толерантлыкны буш сүз өчен генә игълан итмәдек. Безне төрле милләт вәкилләре, төрле дин тотучылар, машиналылар, җәяүлеләр, сәла­мәтләр, гарипләр – барысы да тән­кыйтьли ала икән, димәк, без чыннан да толерантлык принципларына тугры булып калабыз.

 

– Мин җәй көне килмәкче идем, әмма җәй бик эссе булды, шуңа кичектергән идем килүемне. Әйтегез әле, Универсиада уздырыласы җәйдә шундый эсселек булса, бу зур спорт чарасын параличламасмы?

 

Кышкы кар-бураннардан ундүрт килога ябыккан Имкин җәй темасына күчкәнгә сөенеп куйды.

 

– Без – бик толерант халык, – диде ул, әңгәмә башындагы киеренкелекнең бераз кимүен тоеп. – Үзебез башлаган бөек эшне һәрвакыт үзебез генә парализовать итәбез. Шулай да алдан ук нишләргә икәнне беләбез. Без Универ­сиада вакытында Казанның гади халкы җәйге бакчаларына китсә, яхшы булыр иде дигән фикердә торабыз. Казанның төп урамнары ябылачак. Универсиада ул кунаклар һәм элита өчен үткәрелә. Ә алар кондиционерлы биналар, иркен транспорт, кыскасы, махсус шартлар белән тәэмин ителәчәк.

 

Дэвид беравык аптырап торганнан соң, чираттагы соравын бирде:

 

– Казан урамнарында бәдрәфләр юк. Сез бу турыда нәрсә әйтә аласыз?

 

– Бу хакта сүз кузгатырсыз, дип уйлаган идем алдан ук. Әйткәнемчә, бездә толерантлык көчле. Соңгы вакытта Казанда бик күп биналарны, хәтта тарихи биналарны да сүтәргә, җимерергә туры килде. Игътибар итегез, йөз-йөз илле адым саен җимерек биналарны күрергә мөмкин. Хаҗәтне башкарырга халык шул хәрабәләргә, җимерек йортлар арасына йөри. Без – толерант халык. Менә бүген Казанда без бәдрәфләр төзеп куйсак, кысрык-посрыкта хаҗәтен башкарган меңләгән-меңләгән кешеләрнең фикере ничек булыр? Бәдрәф булгач, ул түләүле булырга тиеш. Ә печ иткән өчен акча түләргә күнекмәгән халыкка нинди удар булачак бу – күз алдына китерүе дә кыен! Без толерантлык өчен монда да көрәшергә тиешбез.

 

Дэвид көлеп җибәрде.

 

– Бәдрәф – толерантлыкны күрсәтә торган урын бит инде! – диде ул, көлүдән туктап. – Анда бит барлык милләт, барлык дин вәкилләре керә. Толерантлыгыгызны тирәнрәк күрсәтер өчен бәдрәфләрне тизрәк ясарга кирәктер, бәлки.

 

Толерантлык сүзен чит ил кешесе дә телгә алгач, Имкин үтә җитди кыяфәткә керде.

 

– Бәдрәфләр төзеләчәк! – диде ул, тавышын күтәреп. – Без толерант республика буларак, Казан уртасында дөньядагы иң зур бәдрәфне төземәкче булабыз – дүрт мең урынга. Милли бәдрәф. Милли киемле кызлар-егетләр чәкчәкләр тотып, оркестр көе астында җырлап-биеп торачак. Бәдрәфтә озак утырган өчен махсус призлар булачак. Бездә толерантлык шулкадәр югары дәрәҗәдә ки, хәтта ирләр бәдрәфе белән хатын-кызлар бәдрәфе арасында стеналар куймаска уйлыйбыз – бөтен нәрсә тигез булсын, ачык булсын, күренсен, беркем беркемнән өстен булмасын һәм аерылмасын, иң мөһиме... оялмасын!

 

– Бәлки Казанны зур бер бәдрәфкә генә әйләндерергәдер, – диде Дэвид, күзләрен челәйтеп. – Бай республиканың үзенең башкаласын Идел буе регионының бәдрәфенә әверелдерергә хакы да, мөмкинлеге дә бар бит.

 

– Сезнең мондый сарказмыгызны мин аңлыйм. Әмма үпкәләмим. Чөнки мин толерантлык хөкем сөргән мохиттә яшим. Бу фикерне миңа күрәзәче дә әйткән иде инде, – дип өстәде ул, кинәт уйга калып.

 

– Нинди күрәзәче?

 

– Мине Әгерҗе районындагы күрәзәчегә җибәргәннәр иде – кайчан кар явудан туктаячак, дип сорарга.

 

– Ничек җавап бирде?

 

– Кар ул без бу дөньядан киткәч тә явачак әле, – дип җавап бирде.

 

– Нишләп күрәзәчегә барырга булдыгыз?

 

– Аптыраганнан.

 

– Тагын нәрсәләр диде күрәзәче?

 

– Бик күп фаразларын әйтте ул. Мин аларның күбесен шефыма да әйтергә базмадым.

 

– Нишләп алай?

 

– Аның әйткәннәрен якты дөньяга чыгарсаң, ул күрәзәчене төрмәгә утыртырлык. Ә бездә толерантлык... Ире чуаш булганга хөкемгә тартканнар дип уйлаулары ихтимал. Без барысын да алдан җепселләп уйларга күнеккән.

 

– Күрәзәче Татарстанның киләчәге турында нәрсә диде?

 

– Толерантлык шушылай дәвам итсә, киләчәк гомумән булмаячак, диде. Ничек инде мин шушы фикерне шефыма әйтим, толерантлы булыр өчен көн-төн эшләгән килеш?!

 

– Бәлки, күрәзәче үз милләтеңнең интересларын инкарь итүне күздә тотып әйткәндер? Бәлки, иң элек татарлар турында уйларга кирәктер?

 

– Ә толерантлык шул татарлар өчен хезмәт итә дә инде. Толерант булу безнең республикада яңадан-яңа спорт биналары төзергә мөмкинлек бирә. Татарстан дөньяда иң күп спорт биналы республика булып дан казаначак.

 

– Кечкенә республика өчен күбрәк түгелме? Алар бит Татарстан республикасы җилкәсендә, халык акчасына тотылачак.

 

– Аның каравы берничә дистә елдан соң һәр дүрт татарга бер стадион туры киләчәк. Бу бит зур казаныш булачак, дөньяда булмаган хәл! Толерантлык көчле булган республика әле ул бөтен дөньяны таң калдырачак!

 

– Нишләп соң сез һаман кемнедер шаккатырыр өчен яшисез? Үзегез өчен яши башлар вакыт түгелме? Нишләп һаман читтән килгән бәя кызыксындыра сезне, нишләп чит ил кешеләренең бәясенә бәйле сез? Кайчан үз халкыгыз өчен яши башлаячаксыз?

 

– Без – толерант халык! Без үз халкыбыз өчен яши алмыйбыз! Безнең халык ул безнеке инде! Ул беркая да китми! Башкалар канәгать булсын!

 

Имкинның кинәт күңеле тулды. Күз яшен сөртер өчен тиз генә пинжәк кесәсеннән кулъяулыгын алды. Журналист әңгәмәне дәвам итүнең кирәк түгеллеген аңлады.

 

Әңгәмә тәмамланып сәгать ярым чамасы вакыт үткәч, Дэвид, машина яллап, Әгерҗе районына чыгып китте.


Зөлфәт ХӘКИМ
Ватаным Татарстан
№ 25-26 | 11.02.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы