поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
17.10.2022 Дин

«Бер хатын песине бикләп куйганы өчен җәһәннәмгә эләкте»

Хайван асрау – җаваплы эш. Тора-бара алар гаилә әгъзасына әверелеп бетә. Ислам динендә йорт хайваннарына мөнәсәбәт нинди? Кайсы җан ияләрен асрау тыела? Изге Коръәндә нинди хайваннар телгә алына?

Бу һәм башка сорауларга җавап табарга Алмаз хәзрәт Галимҗанов ярдәм итте.

– Мөселман кешесенә өйдә йорт хайваннары тоту рөхсәтме? Хәзер эт-мәче генә түгел, су чучкасы, елан, әкәм-төкәм, күсе асраган кешеләр дә бик күп.
 
– Йорт хайваннарына традицион рәвештә эт-мәче, мөгезле эре терлек, кош-корт, куян керә. Хайваннарны өйдә тоту рөхсәт ителә. Әмма, мәсәлән, эт шикелле хайваннарны өй эчендә тотарга ярамый. Ишегалдында, йорт-җирне саклар өчен ярый, билгеле. Гомумән, тормышыбызга куркыныч тудыра торган хайван була икән, аны өйдә тотмау хәерле. Ә песи мәчеткә дә кереп йөри ала, бу рөхсәт ителә.
 
– Нинди җан иясен асрау гөнаһ санала?
 
– Дуңгыз асрау һәм өйдә эт тоту рөхсәт ителми. Пәйгамбәребез (с.г.в) да: «Эт булган йортка фәрештәләр кермәс», – ди. Бәрәкәт фәрештәләре мондый өйне урап уза. Дуңгыз асрау – хәрам.
 
– Аучылык тыелган эшме? Кайберәүләр хайваннарны ит өчен генә түгел, кызык өчен дә үтерә бит.
 
– Ислам дине буенча, әгәр дә моңа мохтаҗлык юк икән, ачлык янамаса, хайванны интектерү, кызык ясар өчен генә җан иясен аулау дөрес түгел.

– Коръәндә нинди җан ияләре телгә алына?
 
– Бик күп җан ияләре искә алына. Үрмәкүчтән башлап төрле кошларга кадәр. Аллаһы Тәгалә хәтта дөяне дә үрнәк итеп китерә. Кайсыларын йонын алырга, кайсыларының итен ашарга рөхсәт дип күрсәтә. Кайсыларына атланып йөрисез, кайсыларының сөтен кулланасыз, ди. Боларның һәммәсен дә Аллаһы Тәгалә искә ала һәм бер гыйбрәт булсын дип, үзенең кодрәте буларак китерә.
 
– Йортта яшәгән эт-мәче һәм башка хайваннарны күпләр кешедәй күреп тәрбияли. Хәтта киемнәр тегә, үзе ашамаган затлы ризыкны ашата. Мондый күренешкә динебез ни ди?
 
– Әйтүемчә, фатир эчендә эт тормаса, хәерлерәк инде. Асрыйбыз икән, бу очракта аларны тиешле рәвештә тотарга тиешбез. Ашату-эчертү, билгеле, тиешле, әмма артык исраф кылуга китерә торган гамәлләргә барып җитәргә кирәкми. Кыйммәтле киемнәр киертү, дисеңме… Әлбәттә, бу – һәркемнең үз эше. Әмма билгеләнгән чикләрне без узарга тиеш түгел. Исраф итү – начар гамәл.
 
– Башта ияләштереп, аннан кайбер дүрт аяклы дусларны ташлап калдыралар. Бу гөнаһтыр бит?
 
– Пәйгамбәребез (с.г.в) бер хәдисендә әйтә: «Бер хатын песине бикләп куйганы өчен җәһәннәмгә эләкте», –  ди. Ягъни ашарга табу ысулын да калдырмаган, песи ачтан үлгән. Аллаһы Тәгалә шуңа күрә аны җәннәттән мәхрүм итте. Хайван тотабыз икән, без алар өчен җаваплы. Әгәр дә без аларны ризык таба алмаслык итеп урамга чыгарып ташлыйбыз икән, бу бер дә яхшы түгел. Аларны карап, тәрбияләп тору – амәнәт. Кыямәт көнендә алар да үз хакларын сорап киләчәк.
 
– Берәү кое янында дымлы җирне ялап торган эткә тап була. Коега төшеп, аяк киеменә су алып, аны авызына кабып менә дә, эткә су эчерә. Шушы гамәле өчен ул җәннәтле була. Җан иясенә карата рәхимле булганы өчен шундый зур дәрәҗәгә менә.

– Сәхабәләр пәйгамбәрдән: «Әй, Аллаһның рәсүле, хайваннар өчен дә безгә савап булырмыни?» – дип сорый.Ул исә: «Әйе, һәрбер җан иясендә сезгә савап бар», – дип җавап бирә.

–  Пәйгамбәребез (с.г.в) чапанында йоклап яткан мәчене уятырга теләмичә, чапанның итәген кисеп ала.

– Сөекле пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: «Җирдәге мәхлукларга рәхимле икәнсез, Аллаһы Тәгалә сезгә дә рәхимле булыр», – ди.
 
Фото: pinterest.com
 
 
 
 
 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 16.10.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»