поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
11.02.2011 Милләт

Заман безгә сынап карый

“Татар яшьләренең проблемалары һәм аларны чишү юллары” дигән темага “Түгәрәк өстәл” артында Сергач районы яшьләре очрашты. Сөйләшүдә “Туган як” газетасы редакциясенең яшьләр бүлеге редакторы Румия Хафизова, Мөтеравыл хакимиятенең өлкән белгече Лима Жалилова, Сергач телевидениесе дикторы Әлфия Хафизова, Мөтеравыл элемтә бүлеге мөдире Галия Идрисова, Грибан мәктәбе директорының тәрбия буенча урынбасары Равил Хамзин, Кочко-Пожар егете Рамил Азизбаев катнаштылар.

Румия: Кадерле дуслар, очрашуыбызның төп мәгънәсе – “Бүгенге тормыш үзенчәлекләре, заман янаулары, авыл яшьләрен борчыган проблемалар турында фикер алышу. Бүген яшьләргә үрнәк булып, туган җирен, халкын сөеп яшәргә өйрәтүчеләр юк. Өлкә Законнар чыгару җыены каршында Яшьләр парламенты оешты, күптән түгел Сергач районы Земство җыены каршында Яшьләр палатасы булдырылды. Алар, билгеле, яшьләрнең иң актуаль проблемаларын өйрәнеп, хакимият органнары аша хәл итәргә булышырга тиешләр.

 

 Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү мәсьәләсе дә бик актуаль. Элек булган комсомол оешмаларын искә төшерик. Комсомолга бик яхшы уку- чыларны гына алганнар. Һәм шул вакытта үзеңне шушы рухта чын ленинчы итеп тәрбияләргә сүз бирә булганнар. Иң олы максат - тырышып уку, үзеңне  җәмәгатьчелек каршында дөрес тоту, коммунистик рухта тәрбияләнү. Ком- сомол һәр җирдә үрнәк. Колхоз, производство эшләрендә комсомол оешмалары беренче ярдәмче иде, дип сөйлиләр өлкән яшьтәгеләр.

 

 Әле бу турыда сагынып сөйләргә генә калды. Бүгенге заман балаларының кайсысын колхоз тормышы кызыксындыра? Аларны авыл проблемалары да борчымый! Районда, башка авыллар яшьләре арасында булдыклы лидер-ларыбыз юк. Аларны каян һәм ничек табарга?

 

Галия: Авылда бүген бер зур проблема – эш юклык. Башка проблемаларны мин күрмим. Акчаң булса, авылда да бик яхшы яшәп була. Сергачта “Лидер” физкультура сәламәтләндерү комплексы эшли. Шунда теләгән кеше бассейнга, боз мәйданына, тренажерларга, спорт залга йөри ала. Музыка, бию, сәнгать мәктәпләре эшли. Акчаң һәм теләгең генә булсын. Авыл җирендә акча табып булмый диләр күбесе. Кабатланып әйтәм, тырышсаң акчасын да табып була. Мәсәлән, мал-туар асрап.

 

Рамил: Миңа калса, терлек асрауның бүгенге көндә кереме зур түгел. Әйтик, 100 килограммлык бозауның хакы бүген уртача сигез мең сум чамасы. Аны ашатырга җиде мең сумга бер тонна ашлык һәм ике мең сумга бер тонна печән алырга кирәк. Шуларны исәпкә алсаң, керем калмый да дияргә була. Бәлки, колхозда эшләүчеләр өчен мал-туар асрау керемледер, чөнки эшләгән өчен колхоз печән дә, ашлык та бирә тора. Ә азык сатып алып терлек асрап булмый.

 

Галия: Мин синең фикерең белән риза түгел, Рамил. Терлекне күпләп асра-ганда табыш күреп була, диләр авылдашларым.

 

Әлфия: Терлек асраудан гайре, машина йөртеп акча эшләүчеләр дә күп авылда. Байтак егетләр җәй буе төзүчеләр бригадасында эшләп йөриләр. Теләгән кеше акча эшләү җаен таба, бары тик эчмәскә генә кирәк. Ә эчүчелек соңгы вакытта яшьләр арасында да колач җәйде. Өлкә хөкүмәтенә яшьләрне аракыдан биздерү программасын уйлап чыгарырга иде.

 

Румия: Тагын бер актуаль мәсьәлә - яшьләрне авылда калдыру. Авылда төпләнгән яшьләр өчен ничек уңайлы шартлар тудырырга? Бу әти-әниләр бурычымы, яшьләрнең үз кайгысымы?

 

Лима: Минемчә, дәүләт бурычы. Күбрәк эш урыннары булдырырга һәм күбрәк түләргә кирәк, чөнки яшьләр шәһәргә акча артыннан китә. Билгеле инде, авыл яшьләре өчен кече бизнеска да юлны киңрәк ачарга вакыт. Клублар, мәктәпләр эшчәнлеге, торак мәсь-әләләре дә бик мөһим. Ләкин моны кемдер түгел, хөкүмәт ярдәменә таянып яшьләр үзләре булдырырга тырышсын, кемдер китереп тәлинкәсенә салганын көтмәсен иде.

 

Равил: Шуны да исәпкә алыйк: соңгы берничә елда яшь гаиләләргә, яшь белгечләргә хөкүмәт тарафыннан игътибар артты. Мәсәлән, бүген яшь кешегә фатир сатып алу бераз җиңелрәк. “Яшь гаилә” дигән федераль программа буенча торакның 60 проценты күләмендә субсидия алырга мөмкин. “Яшь белгечләргә социаль ярдәм” дигән программада катнашучы һәм авылда хезмәт итүче яшь белгечләр машинаһәм торак белән тәэмин ителә. Социаль ипотекалар да эшли. Болар барысы да безнең кебекләр өчен бит.

 

Рамил: Шуңа да игътибар итик: мондый сертификат акчасы төзелеш башлауга гына җитә. Калган эшләрне үз көчең белән башкарырга кирәк булыр. Ләкин бу да җитди ярдәм.

 

Галия: Бүгенге яшьләрнең шактый өлешенә тәвәккәллек җитми, аларга барысы да бүген, күпләп, берчә булсын. Минемчә, яшьләр өчен бу хөкүмәт программалары – зур ярдәм. Шушы кредит яки ссуда акчаларын дөрес куллана белергә генә кирәк. Дөрес, күбесен кәгазь волокитасы куркыта, шуңа ашкынмыйлар. Әгәр киләчәктә җирле хакимият эш урыннары булдырса, яшәү өчен уңай шартлар тудырса, күпчелек авылда калып гаилә корыр иде.

 

Әлфия: Бүген фатирлы булу, яшәү шартларын яхшырту өчен мөмкинлекләр артса да, күпләрнең хыялы шәһәрдә. Авылда эш юк, диләр яшьләр. Шуңа күрә бу программаларга аларның исе китми, барысы да Мәскәүгә ашкына. Бүгенге яшьләр, бик дөрес әйттегез, әзерне, өстән төш-кәнне көтә. Тик: “Тырышкан табар, ташка кадак кагар”, - ди халык мәкале.

 

Румия: Сезнең фикерегезчә, яшьләрнең проблемаларын уңайлырак хәл итү өчен ниндидер оешма булдырып буламы?

 

Равил: Була, әлбәттә. Бу оешма составында яшь җитәкчеләр, укытучылар, бизнесменнар, табиблар, китапханәчеләр, журналистлар, юристлар, хәтта дин әһелләре булырга тиеш дип саныйм. Шулай ук студентларның булуы да бик мөһим, чөнки татарларның яңа интеллигенция катламын булдырасы бар. Оешма тормышта туган проблемаларны чишү өчен бер таяныч булыр иде дип беләм.

 

 Бу оешма Сергач районы яшьләрен генә түгел, Кызыл Октябрь, Спас, Пильна районнары һәм башка татарлар яшәгән төбәкләр яшьләрен берләштерсен иде.

 

Румия: Татар яшьләрен тагын нинди максатлар берләштерә ала соң? Миңа калса, бүгенге яшьләрдә татар теленә мөнәсәбәтне үзгәртергә, эшне телебезне саклап яклаудан башларга иде. “Мин саф татарча сөйләшәм!” – дигән лозунг һәркемнең күңелендә яшәсен.

 

Лима Ж: Чынлап та, соңгы вакытта без, татар яшьләре, руслар белән ярышып русча сөйләшә башладык. Бөтен җирдә рус теле. Безгә рус теле кирәк булыр, татар теле кирәк түгел, дип уйлыйлар күпләр. Студентлар укырга киткәч ук үз телләреннән оялалар, үзара да тик русча гына сөйләшәләр.

 

Әлфия: Әйе шул, бүген татар теле авылларда гына бераз саклана. Ләкин яшьләрнең күпчелеге хәзер шәһәрләрдә яши бит. Ә шәһәр, кызганычка каршы, татар телен боза, кысрыклый. Шәһәргә килгән авыл кешесе ана телен оныта башлый. Татарча дискотекалар, татар яшьләре клублары кайбер җирләрдә эшләп килсә дә, бу җитми.

 

Рамил: “Чит телләр белү – байлык, туган телеңне белү – бәхет”, - дип әйткән бер акыллы кеше.

 

Равил: Татар теле бетүгә төп сәбәп - авылларда мәктәпләрнең ябылуы. Әгәр татар баласы әлифбадан башлап рус мәктәбен тәмамласа, ул Г.Тукай, М.Җәлил кебек бөек язучыларның иҗатын түгел, үзләрен дә белмәс дигән сүз бит. Соңгы вакытта яшьләр генә түгел, олылар да сөйләмнәрендә ватып-җимереп рус сүзләре кулланалар инде.

 

Галия: Әйе, мисал итеп безнең Мөтеравыл мәктәбен алыйк. Ул ябылу сәбәпле 11 бала күрше Богородск авылына йөреп укый. Балалар зарланмый, мәктәп ошый, җылы, якты, диләр. Татар теле, татар әдәбияты да укытыла. Тик...

 

Равил: Бу очракта фән укытыла, терминнар өйрәтелә, кагыйдәләр аңлатыла. Ә ана телендә аралашуга, тел чыганагы булган халык иҗатына тиешле игътибар ителми, шунсы кызганыч.

 

Румия: Авылда спорт белән шөгыльләнү өчен нинди уңайлыклар бар, Спорт та яшьләрне берләштерә бит.

 

Галия: Безнең клубта, мәсәлән, теннис өстәле куелган, көрәш матлары бар. Тик яшьләр дә, балалар да йөрми бирегә. Үз улым мисалында әйтәм: мәктәптән килеп өлгерми, компьютер каршына утыра.

 

Бүген авылларда спорт белән шөгыльләнү юк. Балалар чаңгыда шумый, тимераяк нәрсә икәнен оныттылар ахры. Без, кызлар, яшьрәк чакта малайлар белән бергә хоккей уйный идек.

 

Лима: Спорт белән шөгыльлән-мәгәнгә иммунитетлары көчсез, балалар еш чирлиләр.

 

Румия: Һәр чорда яшьләрне клуб берләштергән. Бүген клубларда нәрсәләр бар, ул чын мәгънәдә мәдәният учагымы?

 

Равил: Мәктәп яшәгән авылларда клублар эшли. Йөрүчеләр дә бар. Ялга кайтучы студентлар клубка җыелалар, бәйрәм чаралары оештыралар, бу уңай күренеш.

 

Лима: Авылдашларым белән спектакль куярга хыялланабыз. Авыл карчыклары: “Безнең заманда “Галиябану”ны, башкасын сәхнәләштергән идек”, - дип искә алып сөйлиләр. Ә спектакль куяр өчен пьеса кирәк. Авыл китапханәбездә янгын чыгу сәбәпле элекке китаплар да янды. Матур гына пьеса таба алсак, һәр бәйрәмгә спектакль куяр идек. Авыл яшьләре дә катнашыр иде.

 

Румия: Пьесалар табу белән ярдәм итәрбез. Чөнки яшьләрне кызыксындыруга бу тагын бер сәбәп булыр дип беләм.

 

 Гомумән, без, яшьләр – милләтебезнең киләчәге! Телебезне һәм мәдә-ниятебезне үстерү, тарихыбызны баету, милләтебезне дөньяга таныту - безнең бурыч. Без, яңа заман яшьләре, әйдәгез, бердәм булыйк. Ана телебезне, тари-хыбызны, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклауга, аларны үстерүгә көч куйыйк. Бүгенге утырыш татар яшьләре оешмасын булдыруга беренче адым дип саныйм.

 

Милләтебезнең киләчәге турында кайгыртучанлык күрсәтеп килгәнегез өчен рәхмәт. Сез кагылган мәсьәләләр, чынлап та, бик актуаль. Алар бер Сергач районына гына кагылмый. Әйдәгез, фикер алышуны газета битләрендә дәвам итик. Бигрәк тә яшьләр оешмасы, аның максатлары, бурычлары турында ныклап уйланыйк!

 

 


Р. ХАФИЗОВА әзерләде
Туган як
№ 5 | 28.01.2011
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»