|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.10.2022 Сәясәт
Өч баласы булганнар өлешчә мобилизациядән кичектереләчәк16 яшькә кадәрге өч һәм аннан артыграк бала тәрбияләүче гражданнарны өлешчә мобилизациядән кичектерәчәкләр, дип хәбәр итте Дәүләт Думасының саклану комитеты башлыгы Андрей Картаполов үзенең Telegram-каналында. Бу хакта РИА Новости агентлыгы яза. «Саклану министрлыгы белән берлектә 16 яшькә кадәрге өч һәм аннан артыграк баласы булган гаиләләрне өлешчә мобилизациядән кичектерү турындагы мәсьәләне өйрәндек. Шул хакта карар кабул ителде һәм хәрби комиссариатларга җиткерелде», - дип китерә әлеге хәбәрдне Татар-информ.
Балалар омбудсмены Мария Львова-Белова кичә Генераль штабның шундый күрсәтмә бирүе хакында хәбәр иткән иде. Моннан тыш, 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан күбрәк бала (аларның берсе инвалид һәм паллиатив статуска ия булса) тәрбияләүче әтиләр дә өлешчә мобилизациядән кичектерелә.
Фото: Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|