|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.10.2022 Киңәш-табыш
Игезәкләргә нинди пособие каралган?"Хатыным йөкле, игезәкләр көтәбез. Бу очракта нинди пособиеләр, акчалата ярдәм каралган икән?" - дип сорый Минзәлә районыннан Ислам. Татарстанның Социаль иминият фондыннан:
— Игезәкләр туган очракта, әнинең декрет отпускына иртәрәк китәргә хакы бар. Шулай ук “больничный”лары да 194 көнгә кадәр озынайтыла ала. Бу декрет акчасының суммасына йогынты ясый. Дөрес, игезәкләр туган очракта, декрет акчасы бер генә тапкыр каралган. Ә балалар туганнан соң, һәркайсына бер тапкыр 20 472 сум түләү тиеш. 1,5 яшькә кадәр пособие дә һәр балага түләнә. Ул әнинең хезмәт хакының 40 %ы күләмендә, эшләмәүчеләр өчен минималь күләмдә 7677 сум каралган.
Россия Пенсия фондының Татарстан бүлегеннән:
— Гаиләдә башка сабыйлар булмаганда, берьюлы ике бала туа икән, Ана капиталы тулы күләмдә (693 144 сум) түләнә. Ягъни беренче туган сабыйга 524 527 сум һәм икенче булып дөньяга килгәненә 168 616 сум каралган.
Фото: Фрипик.ру
--- |
Иң күп укылган
|