|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.10.2022 Фаҗига
Татарстанда кабан дуңгызы аркасында ике кеше һәлак булганЧистай районындагы трассада югары тизлектә килүче Kia автомобиле кабан дуңгызын бәрдергән, шуннан соң җиңел машина каршы як полосага чыгып, фура белән бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте 6 октябрь кичендә килеп чыккан, дип хәбәр итә республиканың Дәүләт автоинспекциясе.В Тaтарстане два чeловека погибли в ДТП из-за кaбана на дoроге
Көчле бәрелүдән соң ике машина да җитди зыян күргән. Авария нәтиҗәсендә Киа автомобиленең ике пассажиры да юл һәлакәте урынында ук җан биргән, җиңел машинаның йөртүчесен хастаханәгә озатканнар.
Вакыйга шартлары ачыклана.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында искә төшерә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.
Фото: ТР ЮХИДИ
--- |
Иң күп укылган
|