поиск новостей
Көн мәзәге
  • Бөтенегез интернеттан чыгып торыгыз әле, бераз ялгыз каласым килә.

Бүген кемнәр туган
  • 11 Май
  • Рөстәм Закиров - җырчы
  • Мансур Сафин - язучы
  • Фәния Хуҗиәхмәт - журналист, нәшир
  • Шамил Гаффаров - дәүләт эшлеклесе
  • Сәет Раинбәков - җырчы
  • Гүзәл Минакова - актриса
  • Эдуард Үтәгәнов - шоумен
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
Архив
 
21.07.2008 Шоу-бизнес

"ЯҢА ГАСЫР"ДА ЯҢА СЕРИАЛ - "ВӘГЪДӘ"

28нче июльдә "Татарстан - Яңа Гасыр" каналында өр-яңа сериал башлана. Ул "Вәгъдә" дип атала.

Мартин Ривера - Италиядә яшәүче танылган декоратор. Әтисе Альфредоның мәетен казып алырга җыенганнарын ишетеп, ул Аргентинага кайтырга мәҗбүр була. Ватанында Мартин әтисенең яшерен тормышы турында белә. Альфредо үзенең дуслары белән гаделсезлеккә каршы көрәшкән.

Ромина Франчини – икътисадый кризис нәтиҗәсендә гаиләсе бөлгенлеккә төшкән һәм хәзерге вакытта Буэнос-Айрес урамнарында картон җыярга мәҗбүр булган яшь кыз. Аның әтисе Луис – Альфредо Ривераның идарәчесе, кыйммәтле зөбәрҗәт муенсаны саклаучы ышанычлы кешесе булган. 

Мартин Риверага әтисе Луис Франчини белән очрашырга кушып калдырган. Ә Луис Альфредога бурычын кайтарырга һәм зөбәрҗәт муенсаны бирергә уйлый. Тик Мартин муенсаны караган вакытта, аларга һөҗүм итәләр, Луисны үтерәләр, аңсыз яткан Мартинның кулына үтерү коралын куялар. Ромина әтисенең мәете янында пистолет тоткан Мартинны күрә, һәм аны әтисен үтерүдә гаепли.

Бу хәлләрдән соң Мартин, әтисе оештырган оешмада аның урынын алырга тиеш, чөнки Луисның үлемендә аның үзен гаеплиләр. Хәерче Федерико исеме артына яшеренеп, Мартин кызга әтисенең чын үтерүчесен табарга һәм зөбәрҗәт муенсаның серен ачарга сүз бирә...

Нахакка рәнҗетелгән Мартин гаепсезлеген исбатлый алырмы? Сөйгән яры Роминаның йөрәген яулармы? Һәм иң мөһиме - барлык бәла-казаларга сәбәпче булган зөбәрҗәт муенсаның коточкыч сере чишелерме? 28нче июльдән башлап "Татарстан – Яңа Гасыр" каналында "Вәгъдә" сериалын карагыз!      

 

Сценарий авторы: Леонардо Бечини

Продюсерлар: Рауль Лекоуна, Идеас дель Сур

Рольләрдә: Карина Зампини, Освальдо Лапорт, Сильвия Молинари, Жан Пьер Ноер, Паула Сьеро, Пепе Монһе, Аруро Бонино, Лидия Ламайсон, Һимена Фасси, Лусиана Гарсия Коста, Серһио Суррако, Фернандо Лупис, Норберто Диас, Тото Сантижан, Лаура Миллер

Аргентина, 2006 ел


---
ТНВ
№ --- | 21.07.2008
ТНВ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы