|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.09.2022 Криминал
Чаллыда кара киемле кеше пневматик коралдан яшүсмерләргә атканЧаллыда билгесез кеше ташландык бина территориясендә ике яшүсмергә пневматик коралдан аткан. Алар тән җәрәхәтләре алганнар, дип хәбәр иткәннәр Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгына. «Дуслар белән ташландык бина янында йөргәндә, 3-4 тапкыр аттылар. Билгесез кеше кара киемнән иде», — дип сөйләгәннәр яшүсмерләр.
Курыккан балалар әлеге урыннан качканнар һәм бу хакта полициягә хәбәр иткәннәр. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.
--- |
Иң күп укылган
|