|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.09.2022 Мәдәният
Рифат Фәттахов: "Халык концертка килде һәм... елап утырды"Якшәмбе кичендә Түбән Новгород өлкәсе Уразавыл авылында "Халык җәүһәрләре" проектының бу сезондагы беренче концерты узды. Әлеге концерттан соң туган фикерләрен Ваһапов фестивале җитәкчесе Рифат Фәттахов социаль челтәрдә урнаштырган: "Нишлисең инде, бу концертны оештыру да, үткәрү дә психологик яктан бик авыр булды. Чөнки бу көннәрдә беркемнең дә күңеле тыныч түгелдер , һәркем ут- ялкын эчендә янадыр: кемнеңдер газиз баласы, кемнеңдер оныгы, кияве, туганы, дусты ... Шулай да халык концертка килде (85 процентка зал тулы иде). Халык концертка килде һәм ... елап утырды. Сәхнәдән агылган моңлы - сагышлы җырлар залдагыларның эчке халәтенә бик тә туры килгәндер шул. Гадәттә шау-шулы якташларым бу юлы тын да алмый тыңладылар, урыннарына сеңеп утырдылар. Соңыннан исә килеп елый - елый рәхмәт әйттеләр: "Азга гына булса да, тынычландырдыгыз бит сез безне", дип. Әйе, җыр - ул күңел ачу чарасы гына түгел. Җыр - ул юатучы да, чистартучы да, җыр - ул дәва да, җыр - ул өмет тә... Димәк, безгә хәзер концертларны туктату түгел, киресенчә, арттырырга кирәк! Бу көннәрдә татар артисты үз халкы белән бергә булырга тиеш. Артистның миссиясе бит кешене көлдереп йөрү генә түгел, ә аның күңелен дә күтәрү, аның хәленә дә керү, бигрәк тә авыр хәлендә. Халыкка безнең ярдәм кирәк-рухи ярдәм, мораль ярдәм ... "Халык җәүһәрләре" Сабада, аннары - Арча, Буа , Мамадыш, Актаныш, Азнакай, Казан ... Ходайдан дөньяларга иминлек телим", дип яза Ваһапов фестивале җитәкчесе Рифат Фәттахов.
--- |
Иң күп укылган
|