|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.09.2022 Криминал
Билгесез кеше Ижаудагы мәктәптә ут ачканСоциаль челтәрләрдә Удмуртия башкаласы Ижаудагы бер мәктәптә ут ачу турында мәгълүмат пәйда булды. Гадәттән тыш хәл Пушкин урамындагы 88 нче номерлы мәктәптә булган дип хәбәр ителә. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, урында ашыгыч ярдәм хезмәтләре эшли, укучыларны һәм укытучыларны эвакуацияләгәннәр.
Кайбер телеграм-каналлар карадан киенгән билгесез кешенең башта каравылчыны атып үтереп, балаларга атуы хакында яза. Яраланучылар бар, диелә.
Әлеге минутларга бернинди дә рәсми мәгълүмат юк.
Фото: Соцсети
--- |
Иң күп укылган
|