|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.09.2022 Фаҗига
Әбине төтен эченнән эзләп тапканнарБашкортстанда Мәләвездә күп катлы йортта янгын чыгып, ирле-хатынлы ике кеше янып үлгән. 21 сентябрьдә кичке сәгать алтынчыларда Октябрь урамында урнашкан 9 катлы йортта янгын чыккан, дип хәбәр итә БР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Бу урынга оператив рәвештә 28 янгын сүндерүче һәм 12 махсус техника киткән. Алар килеп җитүгә 8 нче каттагы фатирдан ялкын күренеп торган. Мәйданы 13 кв. метрлы бүлмәдә чыккан янгынны сәгать 17:37 сүндергәннәр. Коткаручылар төтен эченнән исән килеш өлкән яшьтәге хатынны алып чыкканнар.
«Кызганычка каршы, янгын урынында тикшерү барышында ике мәет табылды: ир-ат һәм хатын-кыз гәүдәләре. Хәзерге вакытта урында тикшерү эшләре дәвам итә",- дип яза БР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте.
Автор:Каспранова Ләйсән
--- |
Иң күп укылган
|