|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.09.2022 Криминал
Яшел Үзәндә хәрби комиссариатка ут төртергә тырышкан кешене суд кулга алдыЯшел Үзән шәһәр суды хәрби комиссариатка ут төртергә тырышкан 59 яшьлек кешене кулга алды. «Татар-информ»га бу хакта судның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Вакыйга 4 сентябрьдә була. Тикшерүчеләр фаразынча, ир-ат Яшел Үзән хәрби комиссариаты бинасына кабынып китүчән катнашма тутырылган шешә ыргыта. Әмма, сыеклык янып китми.
Полиция хезмәткәрләре ир-атны икенче көнне тоткарлый. Аңа карата «яндыру юлы белән чит милеккә аңлы рәвештә зыян китерергә омтылу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Суд тоткарланган кешене тикшерү изоляторына җибәргән, анда ул ике ай – 5 ноябрьгә кадәр булачак.
Фото: фрипик.ру
--- |
Иң күп укылган
|