|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.09.2022 Хәвеф-хәтәр
Яшь ярымлык бала 6 метрлы торбага төшкәнБу вакыйга 19 сентябрь кичендә Күгәрчен районының 1нче Тапчан авылында булган. Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, бала диаметры 30 сантиметр һәм тирәнлеге 6 метр тирәнлектеге буш торбага егелып төшә, шул ук вакытта, ул аңында була. Урынга оператив рәвештә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 84нче янгын-коткару частеннән, шулай ук Кумертау шәһәреннән Гадәттән тыш хәлләр буенча Башкортстан дәүләт комитеты коткаручылары килгән. Уртак тырышлык белән алар баланы торбадан чыгара алган. Моның өчен коткаручыларга ике сәгать чамасы вакыт кирәк булган.
"Хәзерге вакытта малайны табиблар тикшерә", - дип хәбәр итәләр ведомствода.
--- |
Иң күп укылган
|