|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.09.2022 Хәйрия
"Өметемне өзмим": Татарстанда 41 яшендә әни булган ханым 6 яшьлек улының гомере өчен көрәшәКукмара районының Кәчимер авылында яшәүче Нурания апа Газизова улы турында сөйләгәндә, күз яшьләрен тыя алмый. Бу вакытта яман шеш белән көрәшүче 6 яшьлек Нәфис: “Әни, елама”, — дип аны юатырга тырыша. Чарасызлыктан нишләргә белмәгән ана улын тынычландырырга ашыга: “Юк, балам, еламыйм”. Нәфискә табиблар “нефробластома” дигән диагноз куйган. Гади итеп аңлатканда, корсагында яман шеш. Ул инде үпкәләргә дә үтеп керергә өлгергән. Ни сәбәпле килеп чыкканын төгәл әйтә алмаганнар.
— Улыбыз салкын тидереп тә сирәк авырый иде. Балалар бакчасына йөрде, яшьтәшләре кебек уйнады, чапты. Биш яшендә җил чәчәге белән чирләп алды. Аңа кадәр ара-тирә: “Эчем авырта”, — дип әйткәли иде. Тик ашауга болай да нәзберек булгач, моны гадәти хәл дип кабул иттек. Кинәт аның корсагы үсә башлады, тизрәк район хастаханәсенә бардык. Аннан Республика балалар клиник хастаханәсенә юлладылар.
Табибларның күз карашыннан ук хәлнең начар икәнен аңладым, — дип сөйли Нурания апа.
Татарстанда берникадәр вакыт дәваланганнан соң, аларны Мәскәү хастаханәсендә кабул итәргә ризалашканнар. Анда балага
6 сәгатьтән артык операция ясаганнар, корсагыннан 1 кг лы шеш алганнар.
— Операциядән соң улыбыз шактый рәтләнгән кебек иде, аягына да баса башлады. Тик яңагында киста таптылар. Анысына да операция ясатырга туры килде. Инде шуннан соң күп вакыт та үтмәде, кабат эче авыртып, тагын операциягә керде. Хәзер шеш күзәнәкләре организмда калып зыян китермәсен өчен, 12 блок химия алырга куштылар. Ул бер елга сузылачак. Химия белән дәвалана башлауга, баланың аяклары йөрмәс булды. Бер яктан файдасы булса, икенче яктан зарары бар, күрәсең. Көзән җыеру да күзәтелә, химиясез дә булмый, — дип күз яшьләрен тыя алмый Нурания апа.
Нәфиснең әтисе Фәнис абыйның хезмәт хакы зур түгел. Нурания апа гел баласы янында. Эшкә чыга алмый. Мәскәүгә барып кайткан арада да юлга шактый акча китә. Балага әле инвалидлык төркеме бирелмәгән, шуңа ташламалардан, айлык түләүләрдән дә файдалана алмыйлар.
— Бала аңламый бит. “Әни, нигә корсагымда әйбер үсә? Ник балалар бакчасына бара алмыйм? Нигә гел урын өстендә ятам?” — дип сораулар яудыра. Аның күңелен күрәсем килә. Сораган ризыгын да алырга тырышам. Туганнар бик булышты, рәхмәт үзләренә. Кешедән акча соравы да оят. Ләкин үзебез генә булдыра алмыйбыз, — ди уңайсызланып кына Нурания апа.
Нәфис — аның икенче баласы. Озак вакыт йөккә уза алмаганнан соң, икенче тапкыр әни буласын белгәч, нык сөенгән ул. Нәфисне 41 яшендә тапкан.
— Аллаһтан бирелгән сынау бу. Ничек тә аны җиңеп чыгасы иде. Нәфисемнең киләчәктә йөгереп йөргәне күз алдына килә. Өметемне өзмим. Баламның тереләчәгенә ышанам, — ди Нурания апа.
Гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен: “Сбербанк” картасы 8-967-779-81-35 телефон номерына беркетелгән, Нурания Гусмановна Газизова исемендә.
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|