|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.09.2022 Әдәбият
Шагыйрь Илсур Хөснетдинов Арча районында җирләнәКичә җырчы-шагыйрь Илсур Хөснетдинов вафат булды. Әдип бүген туган җирендә – Арча районының Сикертән авылында җирләнә, дип яза Татар-информ. Илсур Гайнетдин улы Хөснетдинов 1946 елның 2 октябрендә Татарстанның Арча районы Сикертән авылында колхозчы гаиләсендә туа. Үз авылларында җидееллык мәктәпне, аннары Үрнәк авыл хуҗалыгы училищесын (хәзер — агротехника лицее) тәмамлагач, Казахстанга чирәм җирләрне эшкәртергә җибәрелә. Аннан кайткач, берникадәр вакыт Арча район газетасында хәбәрче, әдәби хезмәткәр булып эшли, 1965-1968 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. 1968 елдан И.Хөснетдинов Казанда: әүвәл ун ел чамасы шәһәрнең трамвай-троллейбус идарәсендә эшли, аннары 1988-1994 елларда «Казан» совхозында директор.
1995-2000 елларда ул — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, 2000-2002 елларда «Салмачы» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры хезмәтендә була.
И.Хөснетдинов узган гасырның туксанынчы елларыннан иҗат активлыгын аеруча көчәйтеп җибәрә һәм тиз арада популяр җыр текстлары авторы булып кына түгел, үз шигырьләренә көйләр язучы үзешчән композитор һәм аларны үзе башкаручы җырчы булып та таныла.
1998 елда Илсур Хөснетдиновка «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. Ул 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы иде.
--- |
Иң күп укылган
|