поиск новостей
  • 22.03 "Күрәсем килгән иде…". Тинчурин театры. 18:30
  • 22.03 "Кичер мине әнкәй" Кариев театры. 18:30
  • 23.03 "Гомер буе сине көтәм". Тинчурин театры. 18:30
  • 23.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры. 19:00
  • 24.03 "Чулпан". Тинчурин театры. 18:30
  • 24.03 "Йосыф" Кариев театры 18:30
  • 25.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры. 13:00
  • 25.03 "Ак чәчәкләр кебек.." Кариев театры.18:00
  • 26.03 "Полиционер". Тинчурин театры. 17:00
  • 26.03 "Микулай" Кариев театры. 18:00
  • 28.03 "Хан кызы Турандык". Тинчурин театры. 18:30
  • 28.03 "Камыр батыр" Кариев театры 13:00
  • 29.03 "Төш". Тинчурин театры. 18:30
  • 29.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры. 18:30
  • 30.03 "Сүнгән йолдызлар". Тинчурин театры. 18:30
  • 30.03 "Нигез ташлары" Кариев театры. 18:00
  • 31.03 "Кияү урлау". Тинчурин театры. 18:30
  • 01.04 "Беренче мәхәббәт". Тинчурин театры. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 22 Март
  • Сергей Погодин - хәрби
  • Ди-джей Радик - җырчы
  • Ләйсән Рәхимова - актриса
  • Вадим Кешнер - актер
  • Камил Сәмигуллин - дин әһеле
  • Фәннүр Мөхәммәтҗанов - актер
  • Рәшит Гариф (1933-2006) - язучы
  • Фатих Сәйфи-Казанлы (1888-1937) - язучы
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • Продаю УАЗ 3303 грузовой бортовой 1987 года.с ПТС. В Сабинском районе.Цена 160000 руб. Тел. 89196996256.
  • Актаныш.Прадаётся стиральная машшина Candy, в хорошим рабочем состоянии,в эксплуататции 4 года. Цена 20тыс.торг. званки 89274735613 или в личку.
  • Продается 1комнатная квартира в Вахитовском районе(напротив Чеховского рынка)26,6кв метров.89274198744
  • Ибраhимов проспектында,9 этажлы йорт,6нчы каттагы,1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ,телефон 89178733899.
  • Бер булмэле квартира яки гостинка сатучы юкмы тел 89196432874
  • “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйнең 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында. Шәһәр автобуслары йөри. 12000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
  • Хатын кыз киемнэре сатып алам. Эчке кием. 46-48 размер. Ватсапка язфгыз. 89375249498
  • Исәнмесез, Казанда снимать итү өчен общагадан бүлмә эзлим (только хозяиннан) 89274823084
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
Архив
 
16.09.2022 Җәмгыять

Җылы кирәк! Кайчан җылы бирерләр?

Көз үзенекен итә. Әле кайчан гына өйдә һава җитмәүдән зарлансак, бүген туңабыз. Кайчан җылы бирерләр? Бу көннәрнең иң актуаль соравы шулдыр. Былтыр 16 сентябрьдә җылы бирелгән булса, 2020 елда аны 21 сентябрьдә генә тоташтырганнар.

Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм коммуналь хуҗалык министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикадагы 17188 күпфатирлы йортның «әзерлек паспортлары» бар. Бу –  барлык йортларның 97,2 проценты кышкы чорга әзер дигән сүз. Күп кенә социаль әһәмиятле объектларга җылылык бирелгән дә. Аларның 99,5 проценты кышка әзер. Калганнары исә кимчелекләрне бу атна эчендә бетерергә тиеш.
 
Узган атна ахырында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та, салкыннар җиткәнче, республикадагы барлык объектларны кышка әзерләргә кушты. Бу, беренче чиратта, хастаханәләр, шифаханәләр, мәктәп-бакчалар һәм картлар йортлары, интернатларга кагыла, дип искәртте ул.
 
– Көз җитте. Һава торышы җылылык кушуны сорый. Кышка әзерләнмәгән объект  йә котельный  – бик зур проблема. Бу – җаваплы эш. Һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Шуңа күрә министрлык та, район башлыклары да, салкыннар килгәнче, вакытында җылылык бирүне тәэмин итәргә тиеш, – диде Президент.
 
Халык туңа.  Фатирларына җылылык үзәкләштерелгән система буенча бирелә торган кешеләр бу көннәрдә еш зарлана. «Төнлә бик салкын.  Чарасыздан җылыткыч куеп йоклыйбыз. Куркыта да инде, әмма туңасы килми бит», – ди Казанның Имәнлек урамында яшәүче Гөлсу Искәндәрова.
 
Җылыны кайчан телисең, шунда кушып җибәреп булмый шул. Ярый ла үз җылылык казаның, котельныең булса. Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин әйтүенчә, җылылык бирү өчен йортларның әзер булуы кирәк.
 
– Казанда 5760 йорт кышка әзер. Тагын 160 йортның «әзерлек паспорты» аласы бар. Аларның 38е бу атнада документ эшләрен тәмамлар, дип көтелә. Киләчәктә торак-коммуналь хуҗалыкка бәйле бөтен документларны электрон системага урнаштырырга кирәк. Болай эшләгәндә, тизрәк булачак, – ди ул.
 
«Чананы – кыштан, арбаны җәйдән әзерлә», – ди безнең халык. Торак-коммуналь өлкәдә эшләүчеләргә май аеннан августка кадәр җылылык челтәрләрен төзекләндерергә, аларны кышкы сезонга әзерләргә вакыт бирелә.  Әгәр берәр кимчелек кенә калса да, кышын күңелсезлек көт тә тор! Төзелеш, архитектура һәм коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сүзләренә караганда, узган ел республикада 3146 котельный, 3 меңнән артык белем бирү оешмасы, 17 мең күпфатирлы йорт, 2 мең сәламәтлек саклау учреждениесен кышка әзерләгәннәр. Ягу сезоны 261 көн дәвам иткән. Челтәрләрдә 2741 авария булган. Шуның 1862 очрагы суга бәйле. Иң күп күңелсезлекләр Казан, Әлмәт, Бөгелмә районнарында килеп чыккан.
 
Министр сүзләренчә, бүген республикада су челтәрләренең – 33, җылылык челтәрләренең 37 проценты яңартуга мохтаҗ. Ел саен республиканың авария-техник запасы 80 миллион сумга тулылана. Бу акчага кирәкле җиһазлар алына, аварияләрдән соңгы кимчелекләр төзәтелә.
 
Җылылыкны кайсы очракта кушалар?  Татарстанның торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль буенча төбәк үзәге башкарма директоры Дмитрий Романовка шул сорауны бирдек.
 
– Әгәр 5 көн дәвамында һава температурасы +8 градус тора икән, йортларга җылылык бирелергә тиеш.  Аны бер көндә генә башкармыйлар.  Йортларны җылылык белән тәэмин итү ике  атнага да сузылырга мөмкин. Әгәр кешеләр температураның +8 градуска кадәр төшкәнен көтәргә теләми икән,  җылылык бирүне сорап, «Ачык Казан» системасына гариза язарга тиеш. Әмма аңарчы фатирлардагы батареялар тәртиптәме, аннан су акмыймы икәнен идарәче оешма хезмәткәрләрен чакырып тикшертеп алсыннар, – диде ул.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 16.09.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar