поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.09.2022 Шоу-бизнес

"Шок хәлендә калдым", яки "Аерылмагыз" җырын Лэйна гына башкарырга хокуклы!

Татар эстрадасында янә шаккаткыч яңалык пәйда булды! Татар җыр сәнгатенең йөзек кашына әйләнгән “Аерылмагыз”, “Миләшләрем” җырларын хәзер бары тик Лэйна гына башкарырга хокуклы. Башка артистларга бу җырларны җырлау рөхсәт ителми.

“Китап” радиосы баш мөхәррире Алмаз Миргаязовка автор-башкаручы, продюсер Гүзәлиядән хат килеп төшкән. Анда болай дип язылган: “Аерылмагыз” җырының хокуклары хәзер “Лэйна” лейблында. Шуңа күрә бу җырны башка артистлар башкаруында эфир чыгармасагыз, бик рәхмәтле булыр идек”.

Хәтерлисездер, Лэйна – “Малай на белом барсе” җыры белән танылган 22 яшьлек Кукмара кызы. Аның чын исеме – Гүзәл Кадыйрова. Беренче тапкыр зур сәхнәгә ул 2018 елда Элвин Грей концертында чыкты. 
 
Алмаз Миргаязов еллар буе сакланып килгән яраткан җырларны гаилә бәйрәмнәрендә дә җырларга ярамаячак дип хафалана. Ул 30 ел татар шоу-бизнесында эшләү дәверендә инде халык җырына әверелгән әсәрнең аерым җырчы яки оешма тарафыннан сатып алу күренешен моңа кадәр күргәне булмавын әйтте.  
 
“Бу йә замана җиле, йә продюсерларның хәйләкәр алымы дип уйлыйм. Халык яратып өлгергән җырларның яңа сулыш алуына, аларның башка артистлар тарафыннан башкарылуына мин каршы түгел. Яңа аранжировкаларга, ремиксларга хокукларын рәсмиләштерсеннәр. Әмма 20-40 ел буе башкарган артистларга ул җырны башка җырларга рөхсәт булмавын һәм тыңлаучыларның ул җырларны алар башкаруында башка ишетмәячәген ишетү мине шок хәлендә калдырды”, - ди Алмаз.
 
Аның әйтүенчә, моңа кадәр “Миләшләрем” җыры буенча да низаг булган. “Җырның авторы Зөфәр Хәйретдинов киләчәктә мондый хәлләр кабатланмасын өчен берәр чара күрер дип көттем, ләкин аның тарафыннан бернинди карар да кабул ителмәде. Мөгаен, аңа мөмкинлек бирмәүче шартлар, таләпләр булгандыр. Әмма моңа карап кына Зөфәр абыйга, аның иҗатына булган хөрмәтем кимемәде”, - ди Алмаз Миргаязов.
 
Гүзәлиянең хатын ул 6 август көнне алган. “Башта бу яңалыкны кабул итә алмадым. Ничек инде 1989 елдан бирле популяр булган “Аерылмагыз” җырын Лэйнадан башка беркем дә башкара алмаячак? Ләкин юридик яктан, алар хаклыдыр, бәлки”, - ди баш мөхәррир.
 
Аның сүзләренчә, җырга хокукларны рәсмиләштерү – татар эстрадасында беренче очрак түгел. “Әмма җырның яңа хуҗалары ул җырны элек башкарган артистларга аны җырлауда, радио һәм телевидениедә яңгыратуда бернинди киртәләр куймады. Шул ук вакытта бу күренеш җырның кадерен белергә өйрәтә. Эстрададагы җырларның 90 проценты артистларга бүләк ителгән. Беркем дә авторларга акча түләмәгән. Россия авторлык җәмгыятеннән яки башка оешмалардан килгән тиеннәрне санамаганда, әлбәттә. Шуңа күрә бу хәл җырның һәм авторларның дәрәҗәсен күтәрә дип уйлыйм”, - ди Алмаз Миргаязов.
 
Аның аңлатуынча, җырның хуҗасы бар икән, ул җырны хәтта өйдә башкарып, YouTube челтәренә видео урнаштыру да авторлык хокукларын бозу булачак.

---
Шәһри Казан
№ --- | 15.09.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»