|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.09.2022 Дин
Тәнгә дини сүзле татуировка ясату гөнаһмы?Кайчагында көндәлектәге мәсьәләләргә дә дин күзлегеннән карау зыян итмәс. Сәхифәбезне бу юлы укучыларыбызны борчыган сорауларга җавап эзләүгә багышладык. Сорауларга Алмаз хәзрәт Галимҗанов җавап бирде. – Тәнгә дини сүзле татуировка ясатырга телим. Бу гөнаһ саналамы?
– Аллаһы Тәгалә тәнебезне камил кылды. Без исә аңа рәсемнәр төшереп, үзгәрешләр кертергә тиеш түгел. Бу дин буенча тыелган. Әгәр дә кеше Аллаһ, Коръән яисә Пәйгамбәребез (с.г.в) сүзен тәненә төшертеп, шушы тән белән мунчага, бәдрәф ише җирләргә керә икән, бу өстәмә гөнаһ булып та языла әле. Дини генә түгел, башка төр татуировка да ясалмаска тиеш.
Фото: https://www.menslife.com/
--- |
Иң күп укылган
|