|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.09.2022 Шоу-бизнес
Азат Фазлыев өйдән чыгып китүе, башка кеше белән диңгезгә баруы турында сөйләгәнКичә Алсу Фазлыеваның кызы Зифа белән фильмда төшүләре турында язган идек. "Серебез чишелде", дип уртаклашты бу уңайдан җырчы. Күп тә үтмәде Азат Фазлыев та күңел сандыгын бушатты һәм социаль челтәрләрдә гаилә серләре турында болай дип язып чыкты: «15 ел бергә яшәү дәверендә бик күп серләребез җыелды, әмма без аларны беркайчан да тамашачыга чыгып сөйләмәдек.
Өйләнгәнче бурычка алган ун мең сумны Алсу миңа кире кайтардымы, юкмы? Булды бит безнең дә төрле вакытлар. Мин өйдән чыгып китеп, Алсуның ике бала белән берүзе яшәгән чаклары… Мин башка кеше белән диңгезгә китеп, сагынуга түзә алмаган чакларым. Булды Алсуның минем аркада хастаханә юлында йөргәне..
«Кыз алып кайтсаң, бер бүләгем булачак», – дигән идем. Нинди бүләк ул? Алып бирә алдыммы?
Вакыт үтте, бар да үзгәрде. Һәм без, Алсу белән килешеп, боларның барысын да сезгә сөйләргә булдык. Тамашабызда сез болар турында беренчеләрдән булып ишетәчәксез», – дип язган җырчы.
--- |
Иң күп укылган
|