|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.09.2022 Шоу-бизнес
"Бер серебез чишелде!": Алсу Фазлыева фильмда Бакый Урманченың тормыш иптәшен уйнаганЖырчы Алсу Фазлыева һәм кызы Зифа фильмда төшкәннәр. Бу хакта Алсу социаль челтәрдә уртаклаша. Ул болай дип яза: «Бер серебез чишелде!
Зифага 4 ай булганда, без аның белән фильмда төшкән идек. «Галерея Хазина. Баки Урманче» фильмында мин – Бакый Урманченың тормыш иптәшен, ә Зифа аның баласын уйнады.
Фильмның режиссеры Розалия ханым мине телевизордан күргән һәм шунда ук әлеге рольгә нәкъ минем туры киләчәгемне аңлаган. Күрәсең, ялгышмаган да, чөнки премьерадан соң минем янга күпләр килеп: «Сара ханымны сез белә идегезме? Сезнең буй-сыннарыгыз, кыяфәтләрегез гел аныкы бит», – диделәр.
Премьера Халыкара мөселман киносы кысаларында узды. Минем өчен, минем карьера өчен бу – зур бер адым булып тора. Зифа өчен дә, миңа калса, истәлекле вакыйга. Әле ул бернәрсә дә аңламый, әмма үскәч, ул моның хакта горурланып сөйләячәк.
Рәхмәт фильмны тормышка ашыруда катнашкан барлык командага.
Хөрмәтле тамашачыларыбыз, фильмны сез дә тиздән күрерсез, комментарийларыгызны көтеп калам», – дип яза Алсу Фазлыева.
--- |
Иң күп укылган
|