поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.02.2011 Мәдәният

Театрдан мунча коткара

Дала баласы. Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Әлмәт драма театры артистлары белән “Ак калфак” (М.Фәйзи) спектаклен куйганнан соң Рамил Минхановка әнә шундый кушамат йогып кала. Ирекле рухлы көтүче Бакый образы аңа чын-чынлап танылу алып килә. Әлеге спектакль Рамилне гүя балачагына алып кайта. Иркутскида туган, Монголиядә үсмер чакларын үткәргән, әти-әнисенең чиксез җирсү-сагыну хисләре аркасында гына Әлмәт якларына кайткан кеше бит ул. Ә танылу дигәнең кайчак тынычлыкны да югалттыра әле ул.

Хатыны Сәкинә ханым елмаеп, мондый хәлләрне дә бәян итә: “Рамилне кызлар бик ярата. Әлмәт театры администрациясе фойедагы элмә тактага аның фотосын кат-кат элүдән гаҗиз булды. Ник дигәндә, аның катнашындагы спектакльдән соң фотосы юкка чыга гына бит. Фото урынына кәгазьгә иннек белән ясалган йөрәкләр кала”.

 

Моңа каршы Рамил Минханов, мин бит сәүдә өлкәсендә эшләргә тиешле кеше идем, дип җавап бирә. Театр дөньясына кереп китүенә исә нәкъ менә хатыны сәбәпче була. Икебез бер өлкәдә эшләрбез дип карар итә алар. Бүген исә ялгышмаганлыкларына иманнары камил. Шулай булмаса, уллары Айвәр белән Айрат та театрга тартылыр идеме икән? Өстәвенә гаиләгә бик талантлы артистка Эльмира Яһүдина килен булып төшкән.

 

Ә Рамил Минханов сәхнәдәге табышлары белән сөендерә белә:

 

– Мин бертөрлелектән качарга тырышам. Кайберәүләр сәхнәгә чыгып басуга, бу фәлән бит әле, дип таныйлар. Мине исә таный алмый аптырасалар, кызык булыр иде. Шул ук вакытта төп рольләр дә, кечерәкләре дә бердәй кадерле. Кечкенә рольләр кайвакыт кызыклырак та булып чыга. Шул ук сәрхушне башкарганда да никадәр яңа хәрәкәт-алымнар кертеп була бит. Юрий Эплисның “Мәңгелек яра” спектакле хәтергә уелып калды, Данил Салиховның “Сәер кеше”сендәге сукырны уйнавым да тәҗрибәмне баетты.

 

Рамил Минханов драма әсәрләрендә дә, комедиядә дә бердәй оста уйный. Моңа Байрас Ибраһимов куйган “Кодача” спектаклендәге төп роле өчен Кама арты театрлары фестивалендә беренче урынны алуы, ә Илдар Хәйруллин куелышындагы “Узып барышлый” спектакле белән Республика театр фестивалендә икенче пландагы роль номинациясендә җиңү яулавы да дәлил.

 

– Миңа калса, артист һәрвакыт эзләнүдә булырга тиеш. Ә сез ничек тәҗрибә туплыйсыз, кайсы театрларны үз итәсез?

 

– Мин Мәскәү театрлары репертуарын күзәтеп барырга тырышам. Бигрәк тә Сергей Безруков, Константин Хабенский иҗатлары якын. “Колчак” фильмында Хабенский нәкъ менә Колчакны уйнады. Нинди җитди роль һәм нинди осталык белән башкарды ул аны, искиткеч! Минемчә, артистка камилләшер өчен классик әсәрләрдә уйнап карарга кирәк. Мин, мәсәлән, А.Чехов, Н.Островский әсәрләрендәге каһарманнарны бик рәхәтләнеп уйнар идем.

 

– Кайсы режиссердан уңдым дип саныйсыз?

 

– Мин бер генә режиссерны да аерып әйтә алмыйм. Аларның һәркайсы миңа яңалык алып килде, чарлады. Бу яктан караганда, Әлмәт театры – эксперименталь театр. Монда нинди генә режиссер кайсы гына әсәрне куймый. Алар артистның иҗатын баета, көтелмәгән яктан ача. Әмма артистка сәхнәдәге беренче адымнарыннан ук күзәтеп барган, бөтен мөмкинлеген белеп торган даими режиссер кирәклеге дә бәхәссез. Тик­мәгә генә, Гали Хөсәенов чорында Әлмәт театры чын мәгънәсендә чәчәк аткан, дип сөйләмибез бит инде без. Әмма кан алмаштыру да кирәк. Санкт-Петербургтан килгән Искәндәр Сакаев, Македониядән Звезда Ангеловская кебек режиссерлар кул астында эшләп карау һәркемгә дә тәтеми бит әле ул.

 

– Эшегез өйгә ияреп кайтамы?

 

– Ничек кенә әле. Өйдә фикер алышуның иң кайнары башлана. Минем тәнкыйтьчем дә, киңәшчем дә – хатыным. Ул җитешсезлегемне беренче күрә, вакытында берәгәйле киңәшен бирә. Хәзер аның сизгер күзәтүе астына икәү эләктек. Киленебез Эльмира – бик талантлы артистка. Ул әле сәхнә­дә тәүге адымнарын гына ясый, шуңа күрә безнең киңәшләргә колак сала. Ә инде Сәкинәнең кәефен җибәргәнбез икән, монда бер генә юл кала: ул да булса, мунча ягу. Мунчадан соң баллы чәй артында кыска гына вакытка булса да театрны онытып тора алабыз.


Гөлинә ХИСАМЕТДИНОВА
Ватаным Татарстан
№ | 31.01.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»