поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.02.2011 Авыл

Сыерларны «Магнит» алмаштырды?!

Мин авылга, әти-әнием янына, бик еш кайтып йөрим. Алар олы яшьтә булгангамы, әллә үземнең дә яшьлек елларым инде артта калып, туган ягым аеруча сагындыргангамы, авылга аена бер тапкыр барып кайтмыйча түзә алмыйм. Бәрәңге чәчәргә яисә аны казырга, печән өстенә. Хәер, күңеле авылда яшәгән кешегә бирегә кайтыр сәбәпләр җитәрлек...

Тик бу юлы мин туган ягыма, Ульяновск өлкәсе Кулаткы районының Иске Мостяк авылына, бөтенләй башка ният белән юл тоттым. Әти-әнием, олы яшьтә булуларына карамастан, ат тоталар иде. «Сезгә терлек асрарга бик авыр инде хәзер, атны сатыйк», – дип үзләрен күпме генә үгетләп карасам да, ризалашмадылар. Ә быел корылык булу сәбәпле, хайванга печән әзерли алмаганга, аларга минем тәкъдимем белән килешергә туры килде.

 

Соңгы очрашуыбызда әни күз яшьләре белән: «Кызым, атыбызны сатарга яхшырак кешеләр тап инде. Яңа хуҗасы хайванга кырыс булмасын иде», – дип үтенде. Беләм, аңа бик авыр, ул бу атны колын чагыннан ук үстереп, хайванга, үз баласына кебек, ияләшеп беткән бит. Хәзер шуның белән аерыл инде. Шундый борчулы уйлар белән юлга чыктым.

 

Ә анда кайтып җиткәч, ишеткән яңалык тагын да күңелсезләндерде. Сөйләшеп, хәл-әхвәлләрне сорашкач, әнием, әйтерсең лә, атын сатканга үзен аклыйсы килгәндәй: «Нишлисең бит, кызым. Без, карт-коры гына түгел, әнә, күршедәге яшьләр дә үткән атнада сыерларын саттылар», – диде. «Урамыгызда шул бер генә сыер калган иде бит, аны да сатып җибәрделәрме?!» – дип гаҗәпләндем бу хәлгә. Күршеләребез әле бик яшь кешеләр, балалары да бар. Әниемнәр дә, башкалар да кирәккәндә сөтне алардан сатып алалар иде. Якын-тирәдә башкача сыер шәүләсе дә юк ич!

«Син, балам, бер дә кайгырма. Тагын бер яңалыкны әйтмәдем бит әле. Бездә хәзер шундый шәп кибет ачтылар, «Магнит» дип атала. Анда сөте дә, йомыркасы да, яшелчәсе дә, бәрәңге-суганы да һәрчак тулып ята. Менә, ичмасам, кибет! Пенсияләребез, Ходайга шөкер, җитә, ач тормабыз», – диде миңа әнием шатланып.

 

Бу хәбәр ат сатуны да оныттырып, мине тирәнрәк уйларга чумдырды. «Пятерочка», «Магнит»лар авылларны тәмам юкка чыгара түгелме?! Авылның төп бурычы җир сөреп, икмәк үстереп, терлек, кош-корт асрап, кала кешеләрен ит-сөт, бәрәңге-суган белән тәэмин итүдә бит. Ә хәзер, киресенчә, авылга шәһәрдән азык-төлек кайтарыла булып чыга.

 

Дөрес, сыер асрап интекмичә, кибеттән бер пакет әзер сөтне сатып алуы күпкә җиңелрәктер шул. Тик моның өчен акча эшләргә яшьләр шәһәргә китә. Ә аның күңелле дөньясын татыган күпләрнең авылга яңадан кайтасылары килми. Шуңа күрә алар гаиләләре белән шәһәргә күчеп китәләр, ә кайберәүләр тормыш иптәшен, балаларын авылда калдырып, калада башка яр табып яшиләр. Күп яшьләр исә шәһәргә эш эзләп киткәч, фатирга керәләр һәм яшәргә үз урыннары булмагач, бала табарга тәвәккәлләмичә гомер итәләр. Уйласаң, бик тә күңелсез хәлләр килеп чыга.

 

Ә авылыбызның искиткеч матурлыгын күрсәгез сез! Һәрьяклап урман белән әйләндереп алынган ул. Гөмбә, җиләк, дисеңме, алар шундый мул безнең якларда. Тәмле суы, икмәк үстерергә җире җитәрлек. Ә өч-дүрт чакрым ераклыкта урнашкан тауда үсеп утырган агачларның һәр ботагы аерым-аерым күренеп тора. Авылыбызда ике мәчет, ике катлы мәктәп бар, юллары яхшы. Мичкә ягарга утын кайдан алыйм, дип, баш ватып торырга да юк, өйләргә газ кертелгән. Менә бит, шушы оҗмахны ташлап, төтен белән тулган ыгы-зыгы шәһәргә ашыгабыз.

 

Яшьләрне ачуланганда мин үземне дә шулар санына кертәм. Мин дә бит - авыл баласы, ә гомерем калада үтеп бара. Тик күңелем, җаным һәрвакыт туган ягымда яши. Алар гына авылга тугрылыклы калып, шәһәр колына әверелмәделәр.

 

Еш кына Иске Мостякта яшәүче дус-ишләрем белән сөйләшеп утырганда: «Тиздән бирегә кайтырбыз инде, бер яхшырак йорт сатып алырга кирәк булыр», – дип әйткәч: «Кайтыгыз гына, сатып алырга да кирәкмәс, авылның күп йорты буш тора, калганнарында да күбесенчә картлар яши, үзегезгә ошаганын сайлап алырга була», – дигән җавап ишеттем. Тик бу сүзләр мине бер дә шатландырмады, гөрләп торган авылда яшисе иде дә бит...

 

Минем әтием Иске Мостякның бер мәчетендә мулла вазифасын башкара. Аның: «Кызым, быел мин бер балага да исем кушмадым. Безнең очта бер генә сабый да тумады», – дигән сүзләренә ышанмадым һәм ышанасым да килми. «Авылдан чыгып киткән яшьләр балалары белән яңадан кайтырлар әле, бәлки», – дип юатырга теләдем әтине. Ул бу сүзләргә каршы эндәшмичә, озак кына уйланып утырды да: «Без үлгәч, мәчеткә кем йөрер икән соң, каберләребездә кем зиярат кылыр, кемнән дога көтеп ятарбыз?» – дип күз яшьләрен сөртте. Карт көнендә мәчет төзетеп, шунда имам булып торган кешегә бу хәлләрне күрү аеруча авыр, әлбәттә.

 

Әтиемнең Аллаһы йортын төзетеп йөргәндә: «Ходайга шөкер, мәчетебез дә булды, авылыбыз үлмәс», – дигән сүзләре әле һаман да исемдә. Үзем дә телевизор-радиодан, газета-журналлардан авыллар әкрен генә югалып бара, дигән хәбәрләрне ишетеп-укып торсам да, гөрләп торган туган авылымны да шундый хәлдә күрермен дип уйламаган идем. Ул ничәмә еллар буе авыр дөньяга бирешмичә яшәде. Ә соңгы вакытта биредәге хәлләрнең яхшы якка үзгәрмәгәнен үз күзләрем белән күреп торам.

 

Шулай итеп, бу юлы Иске Мостякка кайтып килүем күңелемдә шомлы уйлар тудырды. Бер яктан, әниемнең йорты атсыз-«баласыз» калды, ә икенче яктан, халкым нигезсез калып бара. Ни дисәң дә, авыл кешеләренә «Магнит» кибете сөт эчерергә тиеш түгел. Кайчан һәм кем ялгышты соң?! Безме, хөкүмәтме? Шул сорауларга кем җавап бирер?..

 

Самара шәһәре.


Наилә ХӨСӘЕНОВА
Бердәмлек
№ 6 | 05.02.2011
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»