|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.09.2022 Мәдәният
Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль чаралар узачакТинчурин театры танылган драматург, актер, татар милли театрына нигез салучыларның берсе Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль чаралар оештыра. 8 сентябрьдә Горький исемендәге ял паркында 17:00 сәгатьтә, 13 сентябрьдә Кәрим Тинчурин паркында 12:30 флешмоблар башланачак. 15 сентябьдә Кәрим Тинчурин исемендәге паркта драматургны искә алу концерты булачак, ул 11.30 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Тинчурин театры матбугат үзәге. Чараларда театрның күренекле артистлары чыгыш ясаячак: Резеда Төхфәтуллина, Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар, Резеда Сәләхова, Илнур Байназаров, Айсылу Мөсәлләмова, Булат Зиннәтуллин.
--- |
Иң күп укылган
|