поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.02.2011 Дин

Кичә Казан имамнары җыелышы үткәрелде

Кичә Казан мөселманнары имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин Татарстан имамнарын “Мәрҗани” мәчетенә җыеп, мөфти Госман хәзрәт Исхакый үз вазифасыннан киткәннән соң, тәүге тапкыр җыелыш уздырды.

Җыелышта Татарстан Президентының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе җитәкчесе Марат Гатин, мөфтинең урынбасары Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб, Казан вә Үзәк төбәге казые Рөстәм хәзрәт Зиннуров һәм, әлбәттә, башкала имамнары катнашты.

 

Изге китабыбыз Коръәни-Кәрим кәлимәләре укып башланган утырышта сүз имам-мөхтәсиб Мансур хәзрәт Җәләлетдингә бирелде. Ул имамнарны мөфти хәзрәтләре үз теләге белән җитәкчелектән киткәч, Татарстанда, Россиядә, дөньяда барлыкка килгән үзгәрешләр, илдәге вәзгыять белән таныштырды.

 

Аерым алганда, хәзерге вакытта имамнарга мәчетләрдә террорчылыкка, экстремистлыкка каршы вәгазь сөйләүне көчәйтергә кирәк. Шулай ук мөселманнарны башка халыклар, конфессия вәкилләре белән тату һәм тыныч яшәргә өндәү аеруча мөһим. Моның өчен Мансур хәзрәт Казан имамнарына махсус язылган вәгазьләр таратты. Аннары ул быел да Мәүлет аенда Пәйгамбәребезгә багышлап, күп кенә дини чаралар уздырырга кирәк дигән киңәшләрен бирде. Билгеле булганча, быелгы Рабигуль әүвәл ае киләсе җомгадан, ягъни 4 февральдән башлана. Бу айда Пәйгамбәребез туганга күрә (12 Рабигуль әүвәл), ул Мәүлет ае, дип атала. Әлеге айда Пәйгамбәребез, сәхабәләр, мәрхүм булган ата-аналарыбыз рухына багышлап догалар кылу саваплы гамәл булып санала.

 

Мансур хәзрәт имамнарны хәбәрчеләр белән сөйләшкәндә сак булырга, ялгыш сүзләр җибәрмәскә чакырды.

 

Җыелышта Марат Гатин, Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб, Рөстәм хәзрәт Зиннуров, “Нурулла” мәчете имамы Габдулла хәзрәт Галиулла һәм башкалар сүз алып сөйләде.

 

Җыелышның ахырында имамнар Президентның дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе җитәкчесе Марат Гатинга уңышлар теләделәр, бергәләп нәтиҗәле гамәл кылырбыз, Аллаһы боерса, дигән теләкләрен ирештерделәр.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»