|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.09.2022 Криминал
Казанда исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән яшүсмерне тоткарлаганнарКазанның Большие Клыки бистәсендә автоинспекторлар, аларны күрүгә, урыннан югары тизлектә качарга җыенган машинага игътибар иткән. Инспекторлар автомобиль артыннан киткән һәм аны туктаткан. Машина белән 17 яшьлек яшүсмер идарә иткән, ул исерек хәлдә булган. Салонда аның әнисе дә утырган. Тоткарланган вакытта егет үзен агрессив тоткан һәм каршылык күрсәткән, дип яза Татар-информ.
Автоинспекторлар ачыклаганча, машина егетнең танышыныкы, ул автомобиль ачкычын яшүсмернең әнисен эштән барып алу өчен биргән булган.
Мәктәптә укучы балага автомобильне машина йөртү таныклыгыннан башка идарә итү, хезмәткәр таләбеннән соң автомобильне хәрәкәт итүдән туктатмау, медицина тикшерүен узудан баш тарту, полиция хезмәткәренә буйсынмау, шулай ук иминиятләштерү кәгазе булмаган өчен документлар тутырганнар. Машина йөртү таныклыгы булмаган затка автомобиль тапшырган хатын-кызга да административ материаллар төзелгән.
Яшүсмерне полициягә китергәннәр, ә автомобильне махсус стоянкага куйганнар. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|