поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
05.09.2022 Дин

Казанда «Ислам Нуры» мөселман мәдәнияте күргәзмәсе узачак

2022 елның 9-10 сентябрендә «Казан ярминкәсе» ААҖ территориясендә «Ислам Нуры» мөселман мәдәнияте күргәзмәсе уза. Күргәзмә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган республика чаралары кысаларында оештырыла һәм милләтара һәм этникара мөнәсәбәтләрне җайга салуга, Ислам динен тотучы халыклар мәдәниятен үстерүгә юнәлдерелә.

«Ислам Нуры» күргәзмәсен Татарстан Хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы, Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе, Җәннәт Минһаҗеваның Modest Covered командасы ярдәме белән «ВИКО» ҖЧҖ оештыра.

Проектның бурычлары – Татарстан Республикасы халкын һәм кунакларын мәңгелек кыйммәтләрне саклауга юнәлдерелгән ислам традицияләре һәм мәдәнияте белән таныштыру, төрле дин тотучы һәм төрле милләт кешеләре арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салырга ярдәм итү; яшь буын белән конструктив диалог алып бару; игелек, гаделлек, шәфкатьлелек һәм якын кешеләр турында кайгырту.

Күргәзмә ислам динен тотучы халыкларның мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә багышланган мөселман әдәбияты фестивален; төрле темаларга сессияләр белән бизнес-форумны; хәләл стандарты буенча җитештерелгән продукция экспозициясен (шул исәптән мөселманнар өчен товарлар сату һәм атрибутика ярминкәсен дә), мөселман киемнәре коллекциясен күрсәтүне, мәдәни программаны үз эченә ала.

Аерым алганда, 3 нче павильонда «Ислам Нуры» күргәзмәсе эшләячәк һәм бер үк вакытта сату да оештырыла. Анда Россиянең 35 төбәгеннән, шулай ук Үзбәкстаннан оешмалар һәм осталар катнаша. Милли экспозицияләрне Пермь крае, Чечен, Үзбәкстан, Татарстан Республикалары тәкъдим итә. Күргәзмәдә катнашучылар белем бирү буенча хезмәтләр, әдәбият, мөселман атрибутикасы һәм аксессуарлары, халык куллану товарлары, мөселман дөньясының декоратив-гамәли иҗаты предметлары, кием-салым, косметика һәм парфюмерия, хәләл продукция тәкъдим итә.

Мөселман әдәбияты фестивалендә төп урынны шамаилләр, Коръәннәр, революциягә кадәр чыккан татар вакытлы матбугаты һәм дәреслекләрдән торган мультимедиа экспозициясе алып торачак, ул 3 нче павильонда урнашачак. Теләүчеләр шулай ук басмаларның асыл нөсхәләре белән таныша алачак. Күргәзмәгә килүчеләр Татарстан Милли китапханәсеннән күренекле дин эшлеклеләренең портретларын, мәчетләр һәм мәдрәсәләр төшерелгән рәсемнәрне күрә алачак. «Туган авылым» милли комплексы яшьләргә телне һәм мәдәниятне саклауга ярдәм итүче, гасырлардан килгән милли гореф-гадәтләргә җәлеп итүче яңа заманча «Туган Батыр» проектын тәкъдим итә.

Күргәзмә эшләгән көннәрдә 3 нче павильонның конференц-залында Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе белән берлектә мөселман бизнесының актуаль темаларына багышланган, «Мөселман эшмәкәре. Принциплар. Җәмгыятьләрнең роле. Хәйриячелек», «Мода. Брендлар киңәш итә», «Мөселман бизнесын үстерү», «Балалар. Сәламәтлек. Мәгариф» дип аталган сессияләрдән торган бизнес-форум оештырыла.

«Ислам Нуры» күргәзмәсенә килүчеләр өчен лекторий эшләячәк, анда Нәзарәт вәкилләре чыгыш ясаячак, шулай ук Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре керамика, бизәкле күн мозаикасы буенча мастер-класслар күрсәтәчәк.

3 нче павильонның конференц-залында “Хозур” нәшрият йорты Идел буе Болгарстаны тарафыннан ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан төшерелгән Ибн Фадлан” фильмын күрсәтү көтелә.

«Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгенең Төп павильонында FIRDAWS мода йорты экспозициясе тәкъдим ителәчәк. Мода йортын Чечен Республикасы Башлыгы хәләл җефете Медни Кадыйрова оештырган, кызлары Айшат Кадыйрова тарафыннан идарә ителә.

9 сентябрьдә Төп павильонда Җәннәт Минһаҗеваның Modest Covered командасы кичке сәгать биштән җидегә кадәр мөселман киеме коллекциясен күрсәтәчәк. Анда 9 бренд, шул исәптән, Plus Size модельләре дә тәкъдим ителәчәк.

Намазны 3 нче павильонда ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен каралган аерым бүлмәләрдә укырга мөмкин булачак. Ачык мәйданда хәләл ризыклар белән тамак ялгап алырга да мөмкинлек тудырылачак.

Күргәзмә 9 сентябрьдә 10:00 сәгатьтә рәсми рәвештә ачыла. Адресы: Казан шәһәре, Оренбург тракты, 8. Күргәзмәнең эш вакыты: 9 сентябрьдә –10:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр, 10 сентябрьдә – 10:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр.

«Ислам Нуры» күргәзмәсе дирекциясе җитәкчесе: Әминова Айгөл Фәрит кызы (телефон +7 965 585 14 29, e-mail: expo-kazan@mail.ru).

Күргәзмәгә килүчеләрне теркәү https://expokazan-osvm.timepad.ru/event/1641310/ сылтамасы буенча алып барыла. Күргәзмәнең сайты: https://expokazan.online/islam


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»