|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.02.2011 Мәдәният
Кино карагыз!Илдә кинотеатрлар санын икеләтә арттырачаклар. Кичә Россия Премьер-министры Владимир Путин әнә шундый бурыч куйды. Бүген илдә 2200дән артык кинозал исәпләнә. Премьер-министр әйтүенчә, кинозалларның санын арттыру – акча эшләү өчен түгел, ә халыкны мәдәни яктан баету өчен кирәк. Киләчәктә илдә төшерелгән кинолар саны да күбәер, дип көтелә. Киләсе елга әлеге максатларга 4,3 миллиард сум акча бүлеп бирергә җыеналар. “Тагын 3 миллиард сумга якын акча ил кинематографиясенә социаль һәм икътисадый ярдәм күрсәтү федераль фонды планнарын тормышка ашыруга биреләчәк”, – дигән Владимир Путин.
|
Иң күп укылган
|