поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
01.09.2022 Җәмгыять

Татарстан китап нәшрияты 35нче Мәскәү Халыкара китап ярминкәсендә катнашачак

Быел традицион көзге Мәскәү Халыкара китап ярминкәсе 2-5 сентябрьдә «Гостиный Двор» (Мәскәү, Ильинка ур., 4) күргәзмә комплексында узачак. Биредә 300дән артык нәшрият үзенең төрле жанрдагы яңа китапларын тәкъдим итәчәк.

Ярминкәнең дүрт көнендә 350дән артык чара узачак: китаплар тәкъдим итү, авторлар белән очрашу, дискуссияләр. Ярминкәдә Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Беларусь, Германия, Иран, Казахстан, Кыргызстан, Кытайдан килгән нәширләр катнашачак.

Татарстан китап нәшрияты ярминкәдә китапларның зур ассортиментын тәкъдим итәчәк, 300ләп атама – ул нәфис һәм тарихи әдәбият, балалар өчен китаплар, уку-укыту басмалары, иллюстрацияләнгән фәнни-популяр басмалар һәм башка төр әдәбият. Нәшриятыбыз стенды — № А26.
Биредә яңа китаплар да, элегрәк басылып, укучыда зур кызыксыну уяткан китаплар да бар, мәсәлән: «Әйдәгез татарча сөйләшик!» (авт. К. Фәтхуллова, А.Йосыпова, Э. Денмөхәммәтова), «Ата-бабаларыбызның килеп чыгышы серләре» (авт. М. Бакиров), «Болгар-татар дәүләтләре, атаклы хакимнәр» (авт. Ф.Хуҗин); Г. Тукай, М. Җәлил, Х. Такташ һәм башка танылган татар классикларының танылган әсәрләре, шулай ук хәзерге татар авторларының поэзиясе һәм прозасы.

Балалар басмалары бай ассортиментта тәкъдим ителәчәк, алар арасында татар халык әкиятләре, Г.Тукай, А. Алиш һәм башка мәшһүр әдипләрнең легендар әкиятләре, «Идел буе халыклары мифологиясе», «Куркынычсызлык әлифбасы», татар телендә балалар энциклопедиясе, кече яшьтәге балалар өчен аудиомодульле картон басмалар бар.

Стендта шулай ук татарның аш-су осталыгына, гаилә традицияләренә, татар халык иҗатына багышланган китаплар, төрле форматтагы сүзлекләр булачак.

35нче Мәскәү Халыкара китап ярминкәсе Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы һәм Мәскәү хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә. Төгәлрәк мәгълүмат Мәскәү Халыкара китап ярминкәсенең рәсми сайтында бар.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»