поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
31.08.2022 Мәдәният

Тинчуринда актриса Ләлә Миңнуллинаны 70 яшьлек юбилее белән котладылар

Татарстанның халык артисты Ләлә Миңнуллинаны театр коллективы юбилее белән тәбрикләде. Татарстан Республикасының халык артисткасы Ләлә Миңнуллина 21 августта түгәрәк датасын билгеләп узды – аңа 70 яшь тулды.

Ләлә Рафаил кызы тормышын сәхнәгә багышлаган талантлы, үтә тырыш шәхес, бүгенге көндә дә хисләре ташып, иҗатка ашкынып тора. Күптән түгел тамашачылар бик яратып кабул иткән «Хыялый» спектаклендә уйнады.

«Хыялый» спектакле башланыр алдыннан Ләлә Миңнуллинаны күркәм бәйрәме белән котлар өчен сәхнә тутырып хезмәттәшләре чыкты.

«Менә шундый чәчәкләргә бай, мул уңышлы, көзгә якынлашып килүче айда дөньяга килгән безнең Ләлә апабыз. Нинди генә рольгә алынмасын, ул аны җиренә җиткереп башкара. Сәхнәгә чыккан мизгелдән үк, үзенә генә хас энергиясе белән игътибарны җәлеп итеп, үзе курчак кебек кенә булса да, бөтен сәхнәне тутырып тора. Тыйнак, мөлаем, нечкә күңелле, әлеге артисткабызның бик күп яхшы сыйфатларын санап узарга мөмкин булыр иде. Һәрчак күңелен, җанын-тәнен биреп иҗат итә. Ләлә ханым, Сезгә ныклы сәламәтлек телим, күкләрегез гел аяз булсын. Озын-озак яшәргә, алга таба да безнең белән бергәләп яңадан-яңа иҗади үрләрне яулап, шатлыкларны уртаклашырга язсын. Котлауларыбызны да иҗади рәвештә ирештерәбез – Сезгә багышлап шигырьләр яздык, җырлар да бүләк итәбез», – дип ихлас теләкләрен җиткерде Тинчурин театрының директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов.

Театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов та юбилярыбызны котлап изге теләкләрен әйтте. Ләлә Миңнуллина үзе белән ничә дистә еллар буена иңне-иңгә куеп эшләгән хезмәттәшләренә рәхмәтен белдерде. Арабыздан китеп барганнарны да олылап, искә алып узды. «Иң зур рәхмәтем сезгә, кадерле тамашпчыларыбыз, сез булмасагыз театр да, без дә юк, сез бит безнең терәгебез, ныклы таянычыбыз. Сезнең өчен иҗат итәбез, кайбер спектакльләребез күңелгә хуш килмәскә дә мөмкин, безне гафу итә белүегез өчен олы рәхмәт», – дип яшь аралаш күңел түрендә йөрткән фикерен җиткерде Ләлә Рафаил кызы.


---
Тинчурин театры
№ --- | 31.08.2022
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»