поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
01.02.2011 Дин

Мәчетләрдән файданы кем күрә?

Татар халкының тарихи язмышы аны специфик сәяси халәткә куйды: без башка халыклар кебек әлегә милли үсешебезне дәүләт карамагына гына тапшыра алмыйбыз. Безгә милләтнең башка үзоешу формаларын да эшкә җигәргә кирәк.

Соңгы үткән ике дистә елда татарлар төрле структураларга туплана килделәр: милли, мәдәни оешмалар челтәре барлыкка килде. Ләкин шушы иҗтимагый оешмалардан тагын да киңрәк җәелгән дини мөселман мәхәлләләр дә хасил булды. Һәм шушы дини структуралар тирәсендә татарларны җыярга, тупларга логика ягыннан табигыйрак булыр иде кебек. Әмма барлыкка килгән мәчетләр әлегә мәхәлләләргә әйләнә алмады, мәчетләр каршында рәсми теркәлгән дини оешмалар формаль төстә калып, реаль мәхәлләгә тәки әйләнмәде диярлек. Атеизм чорына хәтле исә татарлар тулысынча мәхәлләләрдә теркәлгән иде. Һәм бөтен халык котылгысыз рәвештә ниндидер территориаль мәхәлләдә әгъза булып тора иде. Хәзер алай түгел. Менә ни өчен мәчетләребезнең абсолют күпчелеге халык мәнфәгате өчен хезмәт итми. Мәчет бинасын контрольдә тотучы кешеләргә генә акча яки престиж чыганагы булып хезмәт итү белән чикләнә. Мәчет биналары эчендә кешеләрнең роле үзгәрсә — алар мәчет «посетителләр»дән мәчеттәге мәхәллә әгъзаларына әверелсәләр, мәхәллә — диндарларның коллективы булып формалашса, һичшиксез, дини фикердәшләр дин өчен, халык өчен файдалы эшләр кылуга күчәр иде. Мәхәлләләрне структуралаштыру мәсьәләсен хәл итү сорала. Мәчеттәге кеше «чималы» форматлаштыруга мохтаҗ. Чит ил тәҗрибәсенә күз салсак та, ачык күрә алабыз: Европа илләрендә дини оешмалар халык диннән тәмам бизмәсен өчен хәйрия эшчәнлегенә игътибарны көчәйтә. Шунысы мөһим, анда хәйрия эше мәгәр акча җыю һәм тарату белән генә чикләнми, волонтёрлар катнашы белән киңәя. Кайбер дини хәйрия инициативаларда миллионлаган кеше теләп катнаша.

 

Атеистик режим илебездә татарларга гадәти булган мәхәллә структураларын җимерде. Халык андый милләтне укмашып тота торган каркастан мәхрүм калды, чәчелде. Мәхәллә феноменын җимерү бездә, билгеле, динен тотышка, динне кабуллауга да җәрәхәтчән зыян салды. Бүген мәчеткә йөрүчеләр арасында бернинди контакт юк диярлек. Татарлар совет вакытында үзләштергән клубка (театрга) йөрү стереотибын мәчеткә йөрүгә дә куллана: килә, вәгазь тыңлый, гыйбадәткә катнаша һәм шуның белән эш бетте дип саный. Еш кына Казанда, мәсәлән, төрле-төрле мәчетләргә йөрелә. Мәхәлләдәш дигән төшенчә аңнан юылып төште. Посетительлек, кулланучы психологиясе өстенлек итә: кибеткә яки театрга килгән посетительләр үзара мөнәсәбәт кормаган кебек, мәчеттә дә шундый мөгамәлә урнашты. Руханиларыбыз да мондый тәртипне табигый саныйлар, чөнки ул алар өчен файдалырак. Димәк, бүген бездә диндарлар бар, руханилар бар, мәчетләр бар, ә мәхәллә юк! Әз-мәз искәрмәләр булуы шушы кагыйдә барлыгын дөресли генә. Шундый менә индивидуаль динне тоту бүген бездә таралган.

 

Дәүләти атеизм вакытында мондый халәт булуы аңлашыла, чөнки башкача вариант булуы мөмкин түгел иде. Инде 20 еллап атеизм җеназасыннан соң мәчетләрдәге эчке тормышка да җәмәгатьчелеккә игътибар итәргә вакыттыр. Халык мәчетләрдән изгелекле гамәлләр көтә, алар безнең гөнаһка баткан җәмгыять эчендә изгелек ныгытмалары, хәерлелек, шәфкатьлек учаклары булырга тиеш кебек бит. Казан шәһәре мәчетләренә күз салсак, Аллаһыга шөкер, халык өчен хезмәт итүче мәчетләр бар. Мәрҗани мәчете, билгеле булганча, Ислам көллиятен оештырды, мөселман зиратын тота, «Мәрҗан» һәм «Казан мөхтәсибәте» газеталарын нәшер итә, «Мәрҗан» музыкаль төркемен булдырды һ.б.

 

«Сөләйман» мәчете сукырлар өчен күпкырлы хәйрия эшчәнлеген җәелдерде, газеталар чыгара, интернет-ресурсларның эшен тәэмин итә, «Болгар» мәчете башлангыч дини укуны оештыра, «Умма» газетасын һәм интернет-сайтын булдырды һ.б. Әмма Казан мәчетләренең күпчелеге кирәк кадәр эшли дип әйтүе кыен.

 

Мәхәллә мәсьәләсен күтәрүчеләр татар матбугатында күренгәли, галимнәр дә берникадәр шул турыда язды. Хәзер исә аны хәл итүне милләт алдында беренче нәүбәттәге хәл ителәсе проблемалар рәтенә кертергә кирәк. Мәхәллә институты гамәлгә керсә, ул вакытта бик күп башка проблемалар хәл ителер иде, тел мәсьәләсен саклау-яклавы да җиңелрәк барыр иде. Бүген мәчетләрдә хөкем сөргән индивидуаль динилек мәчетләрдә руханиларның ролен артык күпертә, чөнки диндарлар аларга охшаган муллалар белән турыдан-туры шәхси элемтәләр урнаштыра һәм андый мөгамәлә нәкъ менә шәхси характерда калыплана, мәчет-мәхәлләсез. Ә инде институциональ рәвештә мәхәллә механизмы эшләми икән, мәчетләрдә финанс-хуҗалык сфера күләгәләнә. Мулла үзе яки инде аның гаиләсе нигезендә оешкан үтә дә тар даирә карамагына күчә. Андый халәт һәрхәлдә нормаль түгел. Халыктан кергән ул изге акчалар максатчан тотылуын тәэмин итү табигыйдыр. Мулланы мәхәлләсез кабуллауның тагын бер ягы — диндар кеше мәчеткә шул мулла шәхесе призмасы аркылы карый башлый. Шуның өчен мулла алышынуы аның күзендә фаҗигадай кабул ителә. Гомумән алганда Исламда дини тормыш җәмәгать нигезендә алып барылырга тиеш. Беренчел коллектив-җәмәгать — шул ук безнеңчә мәхәллә дә инде. Без мәчетләр каршында андый җәмәгатьләрне мәхәллә формасында үзебез оештырмасак, ул квази яки ялган җәмәгатьләр мәчет тышында да оешуы бар. Анда исә халкыбыз өчен зарарлы идеяләр тамырлануы бәхәссез.

 

Җәмәгать мәхәллә рәвешендә оеша икән, ул, әлбәттә, динебезне дәгъвәт итү өлкәсендә дә, дини мәгарифне оештыруда да, гаилә кыйммәтләрен пропагандалауда да, үзара ярдәмләшүдә дә җаваплылыкны арттырыр иде. Мәхәллә әгъзалары арасында солидарлык урнашыр иде. Ул вакытта мәчет системасы мәхәллә феномены белән тулыланып халыкка йөзе белән борылыр иде.

 

75 елга сузылган совет хакимияте халкыбызның умыртка сөяген тәшкил иткән мәхәллә системасын җимерттерде, халыкны пассивлыкка, битарафлыкка өйрәтте. Ул дәвер төгәлләнде инде. Халкыбызның үзоешу потенциалын дөрес калыпка кертик. Әлегә формаль рәвештә булса да барлыкка килгән мәчетләр челтәрен мәхәлләләр белән ныгытып тулы канлы дини-милли коллективларга әйләндерик. Әле соң түгел.


Вәлиулла ЯКУПОВ
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»