|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.08.2022 Җәмгыять
Бүләк иткән балдак 54 елдан соң табылган
Бөекбританиядә ана кешенең улына бүләк иткән балдагы ярты гасырдан соң иясенә кайткан. Дэвид Редлига әнисе бу балдакны 21 яшенә бүләк иткән. Хатын бу кыйммәтле бизәнгечне каталог аша рассрочкага сатып алган. Әмма 1968 елда Рэдли туган Сигрейв авылында җиләк җыйганда балдакны югалта. Ул йөзекне озак эзли, әмма таба алмый. Һәм менә 54 ел үткәч, Рэдлиның мәрхүм әнисенең бүләген хәзинәләр эзләүче табып ала. Балдак 17 см тирәнлектә яткан, узган еллар эчендә ул нибары бераз сыдырылган. Басу хуҗасы Питер Лаветт бизәнгечне инде 75 яшен тутырган Рэдлига кайтара. “Питер миңа шалтыраткач, моңа беравык ышанмый тордым. Бу хәбәргә бик сөендем”, – ди Дэвид Рэдли. Балдакны киеп йөрер өчен Рэдли аны ювелирга алып барып, бераз зурайта. Чөнки еллар үтү белән аның бармаклары калынайган. “Ювелир остаханәсендә балдакны 700 фунтка бәяләделәр (~ 49,8 мең сум), димәк, 54 ел элек ул бик кыйммәтле һәм сыйфатлы булып саналган”, – ди Дэвид Рэдли.
Чыганак: lenta.ru
Фото:Pavlos Stamatopoulos / Unsplash
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|