|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.09.2022 Мәдәният
Казан мөселман киносы фестивале шәһәрнең тугыз мәйданчыгында узачакКазан халыкара мөселман киносы фестивале тамашачыларга шәһәрнең тугыз мәйданчыгында конкурс һәм конкурстан тыш программалар тәкъдим итәчәк. Тамашалар кысаларында фильмнарның режиссерлары һәм актерлары белән иҗади очрашулар узачак, анда тамашачылар кино сәнгате өлкәсендәге күренекле шәхесләр белән очраша, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таба алачак. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең төп программасы яңа «Синема 5» кинотеатрында (Петербург ур., 9) күрсәтеләчәк. Эшлекле мәйданчык гадәттәгечә Казан мәдәният институтында оештырылачак, ә концерт программалары Милли китапханәдә һәм Татарстан Милли музееның эчке ишегалдында булачак. Балалар программасы «Әкият» курчак театрында тәкъдим ителәчәк.
--- |
Иң күп укылган
|