поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
01.02.2011 Мәдәният

Рәдиф Гаташ: «Гаташ – мәңгелек сусау дигәнне аңлата»

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай бүләге лауреаты, күренекле шагыйрь Рәдиф Гаташ быел үзенең җитмеш еллык юбилеен билгеләп узарга җыена. Бу әңгәмәдә мәҗнүн шагыйрь, ярсу йөрәкле Такташның варисы, меңъеллык төрки-татар чичәннәренең дәвамчысы буларак танылган сүз остасының иҗаты хакында барачак.

– Рәдиф абый, Сезне мәхәббәт шагыйре дибез. Үзегез моңа ничек карыйсыз?

 

– Минем иҗатымны мәхәббәткә генә кайтарып калдыруны артык тарайту дип саныйм, бу бик дөрес булмас. Мине инде лирик шагыйрь диләр. Димәк, дөньядагы һәр нәрсәне мин йөрәгемнән уздырып тирә-юньгә хисләрем, мәхәббәтем аша карыйм. Һәр шагыйрьне мәхәббәт шагыйрь итә. Аның беренче татлы хисләре, сөюдәге югалтулары… Мостай Кәримнең шундый сүзләре бар:

 

Мине шагыйрь ясадылар,

Югалтулар белән сагышлар.

 

Сәйф Сараи, Хәрәзми, Кол Галиләрдән килгән безнең борынгы төрки шигърияттә мәхәббәт, гомумән, дөньяны тотып торучы, җирне әйләндерүче, тормышның үзәген тәшкил итүче һәм кешеләрнең үзара мөнәсәбәтен, хәттә дәүләтләрнең дустанә яшәвен тәэмин итүче илаһи көч буларак күзаллана. Яшәешнең нигезендә мәхәббәт ята. Шуларны исәплим дә, үземнең мәхәббәт шагыйре булуыма горурланып куям.

 

– Хатын-кызга мәхәббәт турында язганда аерым бер шәхесне күздә тотып язасызмы? Әллә ул Сез гомумиләштергән бер образмы?

 

– Чынлап та, аерым бер шәхесне (яшьлек мәхәббәтенме, чираттагы гашыйк булган кешеңнеме) – билгеле бер затка багышлап язылган гына булса, бу артык үземчелекле (эгоистик), интим хиссият кенә булыр иде. Һәм ул алай гына мөмкин дә түгел. Күз алдыңда пәйда булган бер матур гына алиһә кыз бөтен дөнья үзәгенә кереп, синең тормышыңны, карашыңны үзгәртеп, шигъри дөньяңда поэтик образларыңда өр-яңа халәт тудырса, менә бу – мәхәббәт шигъриятенең үзәге була инде. Шуңа күрә, тезмә сүз әлбәттә, гашыйк булудан башланып китә инде. Ләкин ул гомуми принциплардан, бөтен дөньядагы тәртипләрдән һәм миңа кадәр яшәгән шигьрият системасыннан читкә чыга алмый. Шул таләпләр үтәлгәндә генә, чын сәнгать әсәре туа ала. Ачык күңелдән, ихлас язу – үзе үк яратып иҗат итү дигән сүз. Кемгәдер аерым (атап) язу ул инде, минемчә, альбом сызмалары гына була ала.

 

– Соңгы вакытта кайбер шагыйрьләр җыр тексты язу белән артык мавыгалар кебек. Ә Сез, минем белүемчә, андый кәсеп артыннан кумыйсыз. Моны саф шигърияткә хыянәт итмәү дип аңларгамы?

 

– Мин, гомумән, җыр өчен аерым текст язу дигән әйберне бик үк өнәп бетермим. Профессиональ композитор белән бергәләшеп килешеп язу бар. “Казанның кадерле кичләре” кебек язылса бик әйбәт. Ләкин җыр тексты язып популяр булыйм әле, дигән әйбер янына мин якын бара алмадым, бармыйм да. Чөнки, сез үзегез беләсез, эстрадабызда бик күп чүп-чар җыелган. Мин аларның сүзләрен тыңлаганда да шаккатам, телне белмәүләренә сыкрыйм. Аларның күбесе сәнгатьлелек дәрәҗәсеннән бик түбән. Халкыбыз әсәрләрен, классик җырларны бер дә ишетмәгән мени бу адәм, дип аптырап утырам. Гади җаваплылык хисе, табигый зәвыклары юклыкларына әрним. Матур тавышлы кешене дә үз итәр өчен ул күркәм, илаһи сүзле, мәгънәле сүзле җырлар башкарырга тиеш дип саныйм. Ләкин минем дә җырларым юк түгел. Халык яратып тыңлый торган әсәрләрем бар. “Гөлләр су сорый” (Р. Гомәров көе), “Күңелдә ике яз”(Ф. Әхмәтов көе), “Язгы ташу” (М. Макаров көе), “Безнең җыр” (С. Садыйкова) һ.б. Саный китсәң минем җырларым да байтак икән инде.

 

– Рәдиф абый, Сезнең фамилия Гатауллин бит. Ничегрәк Гаташ булып киттегез?

 

– Яшьтән, студент чагында ук мине Такташка охшатыпмы, дусларым Гаташ дип йөртә иделәр. Ә ул вакытта тәхәллүс белән йөрү гадәте юк иде әле (совет чоры бит). Заманалар үзгәргәч, Гаташ исеменә кайттым. Беренче китапларым, калын-калын томнарым, чыннан да Гатауллин фамилиясе белән чыкты. Гаташ – ул минем характерны, ярсу табигатьне ача. Гаташ - мәңгелек сусау дигәнне аңлата. Төрекләрдә ут, ялкынны аңлата.

 

– Сез яшь иҗатчыларны, бигрәк тә шагыйрәләрне күтәрәсез. Бу романтик шагыйрьнең мавыгуымы әллә татар шигъриятенең киләчәген кайгыртумы?

 

– Тормыштан бирелгән таләп белән сәләт бу. Университет тәмамлагач та, Мөслим районы Уразмәт авылында укыткан чагымда да, әдәбият түгәрәге оештырган идем. Ул чорда Наис Гамбәр, Зөлфәт, Фәрит Гыйльми үсеп чыкты. “Казан утлары”на эшкә килгәннән соң да бу гамәлне дәвам иттем. Язучылар берлегендә 12 ел дәвамында шагыйрьләр секциясендә эшләдем. Яшьләр белән даими “кайнарга” туры килде. Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла – минем “кул аша үткән” егетләр. Егетләребез азайса да, талантлылары юк түгел. Әйтик, Рифат Сәлах. Шулай да, хатын-кыз шагыйрәләр унҗиде яшькә җитлегә. Ир-егет әйтә алмаганны, үз алымын булдырып фикерен оригиналь итеп әйтеп бирә ала. Дөресен генә әйткәндә, минем соңгы 10-15 ел гомерем шушы яшь шагыйрәләрнең иҗатлары тәэсирендә яшәрде. “Казан утлары” журналында яшьләрне үстерүгә игътибар иттем. Иҗатлары олпат журналыбызда чыгып бара, дөнья күрә, яктыртыла килә.

 

– Ә гражданлык шигъриятен Сез ничек аңлыйсыз?

 

– Бер карасаң, газәл – мәхәббәт лирикасы гына. Әмма икенче яктан, Тукай, Бабич, Дәрдмәндләр мәхәббәт жанры булган шигырьне чын мәгънәсендә гражданлык поэзиясе дәрәҗәсенә күтәрде. Әйтик, Тукайның “Көзге җилләр”, “Өзелгән өмид” дигән шигырьләре - гражданлыкның бөек үрнәге. Фәлсәфи шигырьләр дә шул нигезгә корылган. Бу жанр совет чорында онытылып торды. Әмма 90 елларда алар кире кайтты, традицияләр яңарды. Җеп ялганып, яңадан үзенең эзенә төште. Һәрберсенең үз юлы, әмма барысы да, ахыр чиктә, Тукай сукмагына барып чыга.

 

– Бүгенге шигърият турында нәрсә уйлыйсыз?

 

– Шигъриятебез бик көчле. Бу өлкәдә җигелеп эшләүче 20 исемне атарга мөмкин.

 

Киң кырлы иҗади эшчәнлек алып баручы Рәдиф Гаташ мөхәррир һәм педагог буларак та, нәзакәтле Сүзе – күп санлы китаплары белән татар укучысында эстетик зәвык тәрбияли. Рәдиф агага тормышында һәм иҗатында яңа үрләр телик!


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 31.01.2011
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»