поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
29.08.2022 Язмыш

3 кенә ел бергә яшәп калдылар шул

Күрше әбиебез 70 яшендә үзенең беренче мәхәббәтенә – яшьлектәге беренче иренә яңадан кияүгә чыкты. Язмыш әллә кайларда – чит җирләрдә яшәтеп, йөртеп, әйләндереп кайтарган иде аны. Гомер иткән ире инде гүр иясе булган иде, балаларының үз тормышлары дигәндәй... Ул 80 нче еллар ахырында туган якларына кайтып төпләнде.

Беренче иренең дә ул вакытта тормыш иптәше үлеп ялгыз калган. Гөлләмә тотып бу бабай янәдән күрше әбиебезгә тәкъдим ясады. Беренче мәхәббәте булгангадырмы, күрше әби риза булды. 18 яшьлек кызлар кебек көндәлек язып барган ул. Бик яраткан инде ул беренче ирен, күрәмсең. 16 яшендә урлап алып киткән бит ул аны.
 
Араларына каенанасы кергән булган. Аннары дөньяга яңа гына аваз салган мәхәббәт җимеше – сабые да озак яшәмәгән. Бәлки шуңадыр да, бөтенесен ташлап, чит җирләргә чыгып киткәндер ул... Анда хатыны үлгән бер иргә кияүгә чыгып, аның берсеннән-берсе кечкенә сабыйларын үз балалары итеп үстерә, олы тормышка чыгара. Уртак балалары булмаган. Ә ире үлгәч, инде янәдән туган авылына кайтып төпләнгән. 
 
Һәм менә 70 яшендә тагын шундый олы бәхетне татырга насыйп итте аңа Ходай. Бик бәхетле иде күрше әбиебез... Тик... 3 кенә ел бергә яшәп калдылар шул алар. Бабай сукыр эчәгесе шартлап операциядән айнымады. Бик кызганыч. Минем өчен иң гаҗәбе, күңелгә үтеп кергәне – 70 яшьтә дә шундый ОЛЫ МӘХӘББӘТНЕ күрү, аның барлыгына ышану булды. Димәк, мәхәббәт бар. Яратырга, бәхетле булырга беркайчан да соң түгел икән бит! 
 
Шундый көр күңелле, бер дә төшенкелеккә бирелми торган ак яулыклы бик матур, гүзәл, күркәм әби иде ул! Иде... 2020 елның октябрендә Җәмилә әби ахирәткә күчте. 
 
Гөлзәрә Зиннәтуллина
Фото: пиксабай
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 28.08.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»