|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.08.2022 Дин
"Ирем безнең йортта — падишаһ"Бер хатын утын кисүче гади ир-атка кияүгә чыга. Көн саен иренең эштән кайтуына ашарга әзерли. Аны һәрвакытта да капка төбендә каршы ала, булыша икән. Ире ашап йокларга яткач, ул йоклап киткәнче, янында утыра. Моны күреп торган кызы: "Әни, син нигә гел шулай эшлисең?" — ди. — Әтиең — башка кешеләр өчен гади утын кисүче, ә безнең йортта ул — падишаһ. Шуның өчен аңа карата патшаларга тиң мөгамәләне кылам, — дип җавап биргән әнисе.
Бу хикәятне бер дин әһеленнән ишеткән идем. Ир дә, хатын да бер-берсен хөрмәтләп торган гаиләдә аңлашылмаучанлыклар, бәхәсләр сирәгрәк күзәтелә. Гаилә тормышында бер-береңне гаепләмәү, битәрләмәү үзара мөнәсәбәтләрне ныгыта.
Хәзер еш кына ир-ат акча табар өчен берничә җирдә бил бөгәргә мәҗбүр. Иренә караганда хатыны күбрәк акча эшләүче гаиләләр дә бар. Мондый вакытта хатын-кызның зирәк булып, дәшми калуы мөһим.
Бер аерылышкан парны беләм. Ире: “Хатын, моны мин алдым, монысы минеке, миннән башка кием дә ала алмыйсың, дип битәрли иде. Шуңа түзә алмадым”, — дип аңлаткан иде. Мондый сүзләрне ишетеп торганда, үзеңне чын ир-ат итеп хис итәргә кыенрактыр.
Вакытлыча авырлыкларны бергә җиңәргә тырышсак иде. Баксаң, хатын-кызның байлыгы булып, ул шул малдан йортка кирәк-ярак сатып ала, иренә ярдәм итә икән, аңа моның өчен әҗер-савап языла, ди. Пәйгамбәребез (с.г.в.) нең хәдисе бар: “Ир хатынга, хатын иренә елмаеп караса, Аллаһы Тәгалә аларга рәхмәт күзе белән карар”. Үзара татулык булсын, тигезлектән аермасын. Балалар әти-әни назын тоеп, тулы, имин гаиләдә үссен.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|