|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.08.2022 Ир белән хатын
Хатынга хезмәттәшем белән хыянәт итәмИке ай инде эшемдәге хезмәттәш белән хатыныма хыянәт итәм. Мондый хәлнең гомеремдә дә булганы юк иде. Хатынымны үлеп яратам дип уйлый идем. Чынлыкта, алай түгел икән... Эштәге хезмәттәшкә гашыйк булдым. Серле, тирән күз карашлары белән сихерләде бугай мине. Төннәр буе аны күз алдына китереп, йоклый алмыйча яткан чаклар күп булды. Нәтиҗәдә безнең арада мәхәббәт хисләре кабынды, без очраша башладык. Бәлки бу вакытлыча гашыйк булудыр, белмим. Ләкин бүген миңа ул кирәк, мин аны яратам.
Аның белән үзара сөйләштек тә, мин хатын белән аерылышырга, ул иреннән китәргә дигән фикергә килдек. Әмма бу очракта аңа җиңелрәк, чөнки ул ире белән мөнәсәбәтләрен рәсми рәвештә теркәмәгән. Кешедән качып-посып йөрүдән, хисләребезне яшерүдән туйдык. Хатынымны алдан яшисем килми. Ул гына берни дә сизми...
Хатын белән балаларыбыз юк. Элегрәк моңа борчылсам, хәзер хәтта сөенәм дә. Әгәр уртак балаларыбыз булса, без мәңге аерылыша алмас идек.
Сүкмәгез мине. Тәнкыйтьләмәгез. Мин яраткан кешем белән бәхетле тормыш итәргә телим!
Ришат Д.
Фото: https://unsplash.com/
--- |
Иң күп укылган
|