|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.08.2022 Җәмгыять
Кәләш туйга бүләк иткән акчаларны алып качканҺиндстанның Харьяна штатында Ниша исемле кәләш туйдан туганнар бүләк иткән акчалар һәм ювелир бизәнгечләрне алып качкан. Кияү егет сүзләре буенча, ул Ниша белән Кота шәһәрендә медицина курсларында укыганда танышкан. Егет аңа эш тапкач та тәкъдим ясарга вәгъдә иткән, тик Ниша тизрәк өйләнешик дип таләп иткән. Ахырда егет килешкән. Өйләнешү вакытында кияү гаиләсе Нишага бизәнгечләр һәм берничә йөз мең рупий бүләк итә. Туйдан соң икенче көнне туганнар кәләшнең бизәнгечләрне һәм бүләк иткән акчаларны урлап качуын аңлый.
Тикшерү нәтиҗәсендә кияүгә чыкканда Нишаның инде законлы ире булганлыгы ачыклана. Алданган кияү кәләшенә шалтырата. Ниша аңа: “Сине беркайда да эшләмгәнгә ташладым”, – ди...
Мескен кияү аерылышыйк дип үтенгәч, кәләш “ире”ннән 500 мең рупий (376 мең сум) компенсация таләп иткән. Җитмәсә, Ниша, таләбем үтәлмәсә, бирнәне таптыруың турында полициягә ялган гариза язам дип куркыткан.
Әйе, дуслар. Альфонс ирләр турынды еш язабыз, әмма шундый “тапкыр” кәләшләр дә юк түгел шул тормышта.
Чыганак: lenta.ru
Фото: пиксабай
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|