|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.08.2022 Криминал
95 яшьлек сугыш ветеранының җанын кем кыйган?Бүген иртән Башкортстанда Илеш районының Кадер авылында йорт ишегалдында 95 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветеран үле килеш табылган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, аны социаль хезмәткәр тапкан, ул һәр иртәдә диярлек пенсионер янына килгән. Ул хокук саклаучыларны чакырткан. Өлкән яшьтәге ирнең тәнендә күп кенә пычак яралары табылган.
Сугыш ветераны районда күренекле кеше булган, озак вакытлар урындагы мәктәптә эшләгән.
"Урында Илеш районы прокуроры Салават Шәмсетдинов эшли. Ул хокук саклау органнарының эшчәнлеген координацияли", - дип хәбәр иттеләр Прокуратурадан.
Ветеранның оныгы фикеренчә, аны пенсиясе өчен үтерүләре ихтимал....
Фото: башинформ
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|