|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.08.2022 Криминал
Тәрәзәдән егылып үлгән баланың әти-әнисе исереп йоклаган булганЧаллы хастаханәсендә бер яшьлек кыз бала вафат булды. Ул кичә ГЭС бистәсендә бишенче каттагы фатир тәрәзәсеннән егылып төшкән. Бала үлеме факты буенча «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул турыда хәбәр итте.
Тикшерүчеләр фикеренчә, фаҗигагә кадәр баланың атасы белән анасы исерткеч эчемлекләр эчеп йокларга яткан. Ике бала караучысыз кала. Бер яшьлек сабый тәрәзәгә менгән һәм аска егылып төшкән, дип яза Татар-информ.
Фото: фрипик.ру
--- |
Иң күп укылган
|