|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.08.2022 Милләт
![]() «Бала-Сити»да «Туган тел фест – 2022» фестивале узды (ФОТО)«Бала-Сити» халыкара мультилингваль балалар бакчасында татар теле укытучылары һәм тәрбиячеләре өчен Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Туган тел фест – 2022» фестивале булып узды. Фестиваль Татарстан Республикасының балалар бакчаларында татар телен өйрәтүче тәрбиячеләр бердәмлеген булдыру, тәрбиячеләрне заманча, алдынгы педагогик кейслар белән таныштыру, практик юнәлешле педагогик чара үткәрү, татар телендә укытуның сыйфатын үстерү барышында барлыкка килгән проблемаларны чишү, тәкъдимнәр буенча фикер алышу мөмкинлеген булдыру максаты белән оештырылды. Чара барышында туган тел дәресләрендә татар мохитен ничек булдырырга, укытуның нәтиҗәлелеген ничек арттырырга, балаларда татарча аралашу телəге тусын өчен, шөгыльне ничек алып барырга һәм башка күптөрле башка сорауларга җавап табу өстендә эш алып барылды, әйдәп баручы белгечләрдән мастер-класслар, кызыклы әңгәмәләр үткәрелде. |
Иң күп укылган
|