|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.08.2022 Шоу-бизнес
"Туктыйм дигән сүз түгел": Элвин Грей кире уйлаган?Күптән түгел Башкортстанның танылган эстрада җырчысы Радик Юлъякшин Мәскәүгә күченеп китүе турында хәбәр иткән иде. Шушы көннәрдә «Россия-Башкортстан» радиосында барган туры эфирда ул башкортча җырлаудан туктамаячакмын, дигән. Аның сүзләренчә, ул иҗатын ташламый, Элвин Грей проектын дәвам итәчәк, туган телендә җырлаячак.
- Мәскәүгә күчү - әле бу җырлаудан туктыйм дигән сүз түгел. Мин шулай ук башкорт телендә җырлавымны дәвам итәчәкмен, әмма иҗатым рус телендә күбрәк булыр - дигән Элвин Грей.
Яңарак кына җырчы социаль челтәрләрдә башкорт эстрадасыннан китәм дип язган иде. Кире уйлагандыр, күрәсең.
Ләйсән КАСПРАНОВА |
Иң күп укылган
|