|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.08.2022 Криминал
Казанда яшәүче ир-ат иптәшенең җенес органын кисеп алганКазанның Серов урамындагы йортларның берсендәге фатирда ир-атның аңсыз һәм кан эчендә ятуы турында полициягә хәбәр иткәннәр. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Урынга килгән полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, 59 яшьлек һәм 53 яшьлек ир-атлар табын корып утырган. Берникадәр вакыттан алар талаша башлаган. Аннары өлкәнрәге пычак алган һәм иптәшенә чәнчегән.
«Татар-информ» агентлыгына үз чыганагыннан билгеле булганча, һөҗүм итүче ир-ат иптәшенең җенес органын кисеп алган.
Зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар, ә һөҗүм итүче ир-атны тоткарлаганнар.
Хәзер тикшерү бара, аннары процессуаль карар чыгарылачак. Шулай ук тоткарланган ир-атка карата вак хулиганлык маддәсе буенча беркетмә Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|