|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.08.2022 Шоу-бизнес
Эльмира Кәлимуллина улына бик матур исем сайлаганТатарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина 16 август көнне әни булган дип хәбәр иткән идек. Бүген яшь әни белән сабыйның хәлләрен белештек. “Безнең хәлләр Аллага шөкер! Барысы да яхшы, үзебезне бик әйбәт хис итәбез. Улымны Казанның түләүле клиникасында үзем таптым. Авырлыгы – 3270 грамм, буе – 53 см. Исеме – Мурад”, - дип сөйләде безгә Эльмира.
Мурадга да, әти-әнисенә дә сәламәтлек, озын гомер телибез!
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|