|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.08.2022 Криминал
Әнисе улын үтерергә киллер яллаганМәскәү өлкәсендә яшәүче пенсионер хатын улын үтерер өчен киллер яллаган. Тикшерү комитеты хәбәре буенча, хатын 39 яшьлек улын наркотиклар передозировкасыннан үлгән дип күрсәтергә теләгән. Әмма хатынның үтерүче ялларга теләве хокук саклау органнарына билгеле булган. Августта ялланган үтерүче пенсионер хатынның Электрогорскидагы фатирында наркотиклар сатып алуга акчалар һәм фатир ачкычын ала, әмма моны оперативниклар контроле астында эшли.
Ялланган үтерүче яшерен төстә өйгә кереп, инъекция кадап, моны передозировка итеп күрсәтергә тиеш булган. Алдан билгеләнгән көнне ул хатынга имеш тә үлгән улы фотосурәтен китереп биргән. Моннан соң инде улын үтерер өчен киллер яллаган хатынны кулга алганнар. Аны кеше үтерергә маташуда гаеплиләр.
Ана кеше ни өчен улын “заказать” иткән соң? 68 яшьлек хатынның улы наркоман булган. Ул өйдән бөтен нәрсәне ташып сатып беткән, шуңадыр да түземлеге беткән пенсионер бу адымга баргандыр...
Берничә ел элек ананың улы наркоманга булып киткән һәм ана кешенең тормышы тәмугка әйләнгән. Наркотиклар кулланган улы гел генә шундый ук наркоман дусларын җыйган, өйдән әйберләр һәм акчалар югала башлаган. Хатынның пенсиясе зур булмаган, еш кына хәтта ризык сатып алыр өчен ул бурычка кергән. Дәвалану турында сөйләшүләр булышмаган, киресенчә, йортта җәнҗаллар арткан гына...
Фото: Фрипик
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|